ТР Президенты РФ Куркынычсызлык советы Секретаре белән РФ Президентының ИФО Тулы вәкаләтле вәкиле уртак киңәшмәсендә катнаша
27.04.2011Бүген Сарытауда РФ Куркынычсызлык советы Секретаре Николай Ратушев белән РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапотаның ИФОна кергән Россия Федерациясе субъектлары башлыклары катнашында уртак киңәшмәсе уза.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.
Киңәшмәнең темасы илкүләм иминлекне тәэмин итү кысаларында Россия Федерациясенең 2020 елга кадәрге дәүләт наркотикларга каршы сәясәт стратегиясен ИФОна кергән Россия Федерациясе субъектларында гамәлгә ашыру белән бәйле.
Киңәшмә Сарытауда, Сарытау өлкәсе Хөкүмәте бинасында узачак.