Бүген “IT-парк” югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта бизнес-инкубатор ачылды. Аны ачу тантанасы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Игорь Щеголев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Премьер-министр урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров катнашында узды.
Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче технопарктагы бизнес-инкубатор мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге өметле стартап эшләнмәләрне үстерү һәм аларга тышкы базарга чыгарга ярдәм итү буенча бизнес-мәйдан буларак уйланылган. Аның төп бурычы – кече IT-компанияләргә теркәлүдән алып, алга таба продукөиясен базарга чыгаруга кадәр комплекслы ярдәм итү. Бинаның өченче катында урнашкан бизнес-инкубатор 1000 кв. метрга якын заманча офис мәйданнарын эченә ала. Быел бу мәйданнарга 20 IT-стартап, ягъни мәгълүмат технологияләре өлкәсендә уңышлы бизнес модель төзергә йөз тоткан яшь компанияләр урнашачак. Ягъни, IT-парктагы бизнес-инкубатор сәләтле, амбициоз яшь белгечләр өчен берьюлы яңа 120 эш урыны булдыру дигән сүз.
Бизнес-инкубаторга урнаштыру өчен беренче стартап проектларны сайлап алу IT-паркта 18 апрельдә узган иде. Ул чакта составында ТР Премьер-министры урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, “IT-парк” директоры Динар Насыйров һ.б. булган экспертлар төркеменә мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшчәнлеген башлаучы 11 яшь компания үзләренең инновацион проектларының бизнес-планнарын тәкъдим итте. Нәтиҗәдә, экспертлар беренче резидентлар итеп аеруча кызыклы һәм перспективалы проектлар тәкъдим иткән биш компанияне сайлап алды. Алар – муниципаль хезмәткәрләрне бәяләүнең автоматлаштырылган моделен тәкъдим итүче “Эффективно.рф”, дистанцион укытуны видео-сервис белән тәэмин итүче “SpeakTo”, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тоту системасын эшләүче “Автодория”, музыкаль контентны саклау системасы буенча махсуслашкан “10tracks.ru”, хәбәрләрне җибәрү буенча интернет-сервис белән шөгыльләнүче “Plusner” компанияләре. Бүгенге тантанада бу проектларның җитәкчеләре ТР Президенты һәм РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры кулыннан бизнес-инкубаторга урнашу хокукы бирүче сертификатлар, теләкләр юлланган китаплар алды. Тәүге резидентларның һәркайсы тулысынча җиһазландырылган алтышар эш урыны белән тәэмин ителә. Проект буенча эшчәнлегенең беренче елында бер команданың бизнес-инкубаторда урнашуы аена 6 мең сумга төшәчәк. Яшь компанияләрнең бизнес-инкубаторда булуының максималь вакыты 3 елга исәпләнгән.
Бизнес-инкубаторны эшләтеп җибәрүне аңлаткан символик төймәгә ТР Президенты белән федераль министр басты.“Әле күптән түгел генә шушы IT-паркны төзү идеясе белән яна идек, бүген инде ул эшли. Алга таба планнарыбыз тагын да зуррак. Планнарыбыз һәрвакытта да җитәкчелегебез белән туры килсен”, - дигән теләк белдерде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең котлау чыгышында.
РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Игорь Щеголев белдерүенчә, бизнес-инкубатор яшь компанияләр өчен олы тормыш юлындагы беренче этап. “Билгеле булганча, һәр башлангыч та олы юлга чыгып җитә, зур җитди проектка әверелеп китә алмый. Казандагы бу бизнес-инкубаторның статистикасы башка бизнес-инкубаторлар белән чагыштырганда яхшырак булсын иде”, - дигән теләк белдерде федераль министр. “Биредә озак тоткарланмагыз, аякка басып, ныклы эшегезне булдырып чыгыгыз”, - дип мөрәҗәгать итте ул резидент-компанияләргә. Игорь Щеголев бу проектлар Татарстан территориясендә актив эшли торган булсын, аларга сорау республика, Россия территориясе белән генә чикләнмәсен, дигән теләктә калды. Федераль министр стартап компанияләргә, IT-паркка уңышлы эшчәнлек теләде.
Соңрак олы кунаклар беренче резидентларның эш урыннары белән танышты. Бизнес-инкубатор өчен чираттагы резидент-компанияләрне сайлап алу IT-паркта 28 майда узачак.