Бүген, Хәтер һәм кайгы көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салды.
Бүген Чаллыда РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе бүлегенең яңа бинасы ачылды. Тантанада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, шәһәр мэры Васил Шәйхразиев, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе, юстиция полковнигы Павел Николаев катнашты.
26 июнь - Халыкара наркотиклар һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне һәм ул, БМОның Генераль Ассамблеясы карары белән, 1987 елдан билгеләп үтелә. Шул уңайдан, җәмәгатьчелекнең игътибарын әлеге проблемага җәлеп итү өчен, бүген ТР Министрлар Кабинетында брифинг уздырылып, әлеге мәсьәләдә вазгыять ачыкланды.
Төркия Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнеры, һәм ул Татарстан белән төзелгән уртак предприятиеләр саны буенча беренче урында. Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Акынты һәм “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” җәмгыяте генераль директоры Онур Гүвән белән очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әнә шуңа игътибар юнәлтте. Очрашу “Пирамида”да Ислам бизнесы һәм финанслары буенча ΙΙΙ Халыкара саммит - Kazansummit-2011 кысаларында узды.
Бүген Татарстан Президенты 19 июньдә Казанның Спорт сараенда ачылган “Kazanhalal-2011” Халыкара күргәзмәсендә булды. Күргәзмә ислам бизнесы һәм финанслары буенча ΙΙΙ Халыкара саммит - Kazansummit-2011 кысаларында узды.
Татарстанда Ислам банкингы үсеше белән бәйле мәсьәләләргә җитди игътибар бирелә. Бездә Ислам кануннары нигезендә эшләргә барлык мөмкинлекләр бар. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Оман Солтанлыгының РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Мохамед Әл-Хәссән белән очрашуда шулай дип белдерде. Очрашу “Пирамида”да Ислам бизнесы һәм финанслары буенча ΙΙΙ Халыкара саммит кысаларында узды.
Бүген Россия Президенты ярдәмчесе Аркадий Дворкович Россия Президентына язмача мөрәҗәгать җибәргән гражданнар белән күчмә очрашу үткәрде.
Көннең беренче яртысында Аркадий Дворкович ТР Премьер-министры Ильдар Халиков һәм Казан мэры Илсур Метшин озатуында Латыш укчылары урамындагы 33 йортта булды. Монда яшәүчеләрнең сүзләренә караганда, йорт 1970 елда төзелгән һәм хәзерге вакытта капиталь ремонтка мохтаҗ. Бу мәсьәлә буенча Россия Президенты Дмитрий Медведевка әлеге йортта яшәүче Тамара Санникова мөрәҗәгать иткән.
Бүген Болгарда Ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган тантаналы чаралар узды.
Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе, республиканың Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу буенча фондның попечительләр рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков,Согуд Гарәбстаны Корольлеге Ислам конференциясе оешмасы каршындагы Россия Федерациясе Даими вәкиле Камил Исхаков, Россия мөселманнарынң Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Украина, Румыния дин әһелләре катнашты. Шулай ук якын-тирә районнар һәм өлкәләрдән, якын һәм ерак чит илләрдән кунаклар, дин әһелләре килгән иде.