Татарстанда Ислам банкингы үсеше белән бәйле мәсьәләләргә җитди игътибар бирелә. Бездә Ислам кануннары нигезендә эшләргә барлык мөмкинлекләр бар. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Оман Солтанлыгының РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Мохамед Әл-Хәссән белән очрашуда шулай дип белдерде. Очрашу “Пирамида”да Ислам бизнесы һәм финанслары буенча ΙΙΙ Халыкара саммит кысаларында узды.
Россия белән Оман арасындагы мөнәсәбәтләрнең уңышлы үсешен һәм 2005 елда төзелгән Россия-Оман эшлекле советы эшләвен исәпкә алып, иленең бер төбәге булган Татарстанга Оман Солтанлыгы белән эшлекле һәм икътисади мөнәсәбәтләрне активлаштырырга кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты кыскача республиканың социаль-икътисади хәле турында мәгълүмат биреп, икътисадның нигезен тәшкил итүче нефть табу, нефть химиясе, нефть эшкәртү, машина төзелеше кебек тармакларга тукталды. Аның белдерүенчә, республика инновацияле технологияләр үсешенә һәм аларны реаль секторга кертүгә аерым игътибар бирә. Моннан тыш, республикада кече һәм урта бизнесны үстерү, чит ил инвестицияләре җәлеп итү, уртак предприятиеләр төзү өчен шартлар тудырыла.
Рөстәм Миңнеханов кунакның игътибарын Татарстан халкының яртысыннан артыгы мөселманнар булуга, шуңа күрә биредә Ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләрне җайга салуга омтылыш булуына юнәлтте. Аерым алганда, Оман белән мәгариф программалары, туризм, мәдәни элемтәләр өлкәсендә хезмәттәшлекне булдыру мөһим, дип саный ул. Президент фикеренчә, Оман Солтанлыгының РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Мохамед Әл-Хәссәннең Татарстан башкаласына сәфәре, Kazansummit та катнашуы ике як өчен файдалы мөнәсәбәтләрнең алга таба үсешенә этәргеч булырга мөмкин.
Илче, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка чакыру өчен рәхмәт белдереп, аңа Солтанат җитәкчелегенең сәламнәрен җиткерде. Аның сүзләренә караганда, бүген Россия белән Оман арасында яхшы мөнәсәбәтләр салынган, яклар сәяси мәсьәләләрдә дә уңышка ирешкән. Тик, икътисади мәсьәләләрдә генә артта калу бар. Шуны күздә тотып, Оман Солтанлыгы Россия-Оман эшлекле советы эшчәнлеген активлаштырырга җыена.
Илче Рөстәм Миңнехановка Россия-Оман эшлекле советы составына Татарстан вәкилен кертү тәкъдимен җиткерде. Әлегә моңа мөмкин булган кандидатура булып ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов карала.
Мохамед Әл-Хәссән Татарстанны Оманның Россиядәге инвестиция сәясәтендә мөһим юнәлеш дип атады. Аның Казанга сәфәре кысаларында республиканың профильле министрлыклары вәкилләре белән очрашулар, Казан вертолет заводында булу планлаштырылган.
Илче сүзләренә караганда, бүген Россия вузларында Оман студентлары да укый. Ул әлеге ил студентларын Татарстан югары уку йортларында укыту мөмкинлеген карарга тәкъдим итә.
Бүгенге көндә Оман Үзбәкстан һәм Урта Азиянең башка илләре белән йөкләр ташу өчен “коры җир юлы” проекты хакында килешү имзалаган. Илче Татарстанны Россиянең бер төбәге буларак шул килешүгә кушылырга чакырды. Моннан тыш, хәзер Мәскәү һәм Оман арасында туры һава элемтәсе ачу турында сөйләшүләр алып барыла.
ТР Президенты хезмәттәшлек кысаларында Солтанат белән эшлекле икътисади мөнәсәбәтләр төзү тәкъдиме белән чыкты. Аның сүзләренә караганда, Оман бизнес-делегациясенең Татарстанга сәфәре яхшы башлангыч була алыр иде. Илче бу тәкъдимне карарга ризалык белдереп, Рөстәм Миңнехановны Оман Солтанлыгына кунакка чакырды.