Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов юл хезмәткәрләренә яңа 27 “Fiat Doblo” автомобиле тапшырды.
Ачкычлар тапшыру тантанасы бүген “Казан” милли–мәдәни үзәге каршындагы мәйданда узды. Рөстәм Миңнеханов ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү буенча Баш идарәгә 27 яңа автомобиль тапшырды.
Бүген Казан ярминкәсе бизнес-үзәгендә “Авыл юллары. Тәҗрибә, проблемалар, хәл итү юллары” темасына багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция ачылды.
Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Санкт-Петербургта ΧV Халыкара икътисади форум эшендә катнаша. Делегация составында шулай ук ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе – Тышкы элемтәләр департаменты директоры Искәндәр Мөфлиханов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, “Ак Барс” банкы идарә рәисе Роберт Миңнегалиев, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов һ.б. бар.
Татарстан көндәшлелеккә сәләтле булу өстенлекләрен һәм киләчәк үсеш булдыруны кайгырта. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта Бөтендөнья икътисади форум президенты Клаус Шваб белән эшлекле иртәнге ашта белдерде.
Бүген ТР Президенты Санкт-Петербургта Бөтендөнья икътисад форумы президенты Клаус Шваб белән очрашты. Очрашу "Кемпински" кунакханәсендә узды.
19 июньдә билгеләп үтеләчәк Медицина хезмәткәре көне алдыннан, бүген “Ел табибы – Ак чәчәкләр” республика конкурсының 4 нчесеченең нәтиҗәләре “Корстон” мәдәни-күңел ачу комплексында игълан ителеп, шул уңайдан оештырылган тантаналы бәйрәмдә җиңүчеләр һәм номинантлар бүләкләнде.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара спорт федерациясе президенты Джордж Киллиан белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Советта “Идел буе федераль округы энергетика комплексын үстерү өстенлекләре турындагы” мәсьәләне карауга әзерләү буенча эшче төркем утырышын үткәрде.
Бүген Казанда татар дин әһелләренең “Милли тормыш һәм дин” дип исемләнгән II Бөтенроссия форумының пленар утырышы уза. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, Мөселманнарның үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Россия мөфтиләре советы рәисе Равил Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәизов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, ТР Президентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин, Россиянең илледән артык төбәгеннән 843 дин әһеле катнаша.
Татарстанда торакны сафка бастыру буенча еллык бирем әлегә 40 процентка үтәлгән, ягъни 970 мең кв. метр мәйданда торак сафка бастырылган. Июнь аенда республикада 200 мең кв метр мәйданны сафка бастыру бурычы куела. Әлеге мәгълүматлар бүген ТР Хөкүмәт йортында видеоконференция рәвешендә узган республика киңәшмәсендә яңгырады. Торак төзелеше, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү, гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә узды.