Рөстәм Миңнеханов: “Төркия Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнеры”

20.06.2011

Төркия Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнеры, һәм ул Татарстан белән төзелгән уртак предприятиеләр саны буенча беренче урында. Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Акынты һәм “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” җәмгыяте генераль директоры Онур Гүвән белән очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әнә шуңа игътибар юнәлтте. Очрашу “Пирамида”да Ислам бизнесы һәм финанслары буенча ΙΙΙ Халыкара саммит - Kazansummit-2011 кысаларында узды.
“Без Төркия белән тыгыз эшлекле партнерлыкка һәм стратегик хезмәттәшлеккә шатбыз. Бүген Татарстан белән Төркиянең төзелеш, сәүдә, урман хуҗалыгы, эшкәртү производстволарында уртак предприятиеләре эшләп килә”, - дип белдерде ТР Президенты.
Быел Россия һәм Татарстан өчен Төркия Премьер-министры Эрдоганның сәфәре, Казанда Сәүдә-икътисади хезмәттәшлек буенча Россия-Төркия хөкүмәтара комиссиясе утырышы узу, 17 апрельдән ике ил арасында визасыз режим кертелү зур вакыйгалар булды.
“Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” җәмгыяте проекты бүген “Алабуга” махсус икътисади зонасында гамәлгә ашырылучы эре проектларның берсе, ди Рөстәм Миңнеханов. Ул бу проектка зур әһәмият бирелүен, аның үзагач эшкәртү производствосын җайга салачагын, урман хуҗалыгын модернизацияләүгә өлеш кертәчәген искәртте. “Проектның килештерелгән вакытта гамәлгә ашырылуы бик мөһим”, -дип өстәде ул.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, урман хуҗалыгы тармагын модернизацияләү кысаларында һәм “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” проектын гамәлгә ашыруга булышлык итү максатыннан, Татарстан инде үзагач әзерләү буенча заманча 8 комплекс сатып алган.
“Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” җәмгыяте генераль директоры Онур Гүвән, үз чиратында, әлеге проектны “Алабуга” МИЗ гамәлгә ашыру барышы турында кыскача бәян итте. “Татарстан җитәкчеләренең безнең проектка нинди зур әһәмият бирүләрен күрәбез. Шуңа күрә “Алабуга” МИЗ га инвестицияләр салу күләмен арттырырга булдык. Предприятиенең беренче продукциясе 2012 елның беренче кварталында алыныр дип көтелә”, - ди ул.