Яңалыклар

08.06.2011

Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы “Бөтенроссия авиация материаллары фәнни-тикшеренү институты” Федераль дәүләт унитар предприятиесе белән фәнни-техник хезмәттәшлек турындагы килешү имзаланды.

07.06.2011
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы һәм Новосибирски өлкәсе арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды. Шулай ук Россия Фәннәр академиясе Себер бүлегенең Г.К.Боресков исемендәге Катализ институты һәм «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ арасында фәнни-техник хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
07.06.2011
Бүген Казанга эш сәфәре белән килгән Новосибирски өлкәсе губернаторы Василий Юрченко Татарстанның социаль-икътисади үсешендәге иң эре проектлар белән танышты. Новосибирски өлкәсе делегациясе Универсиада авылында, IT-паркта, Казан федераль университетында һәм "Химград" технополисында булды. Василий Юрченконы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.
07.06.2011

Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифинг коену сезонын ачуга багышланды.

ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, комлыклар саны кимү тенденциясе күзәтелә. 2010 елда алар 56 булса, быел 52гә калган. Бүгенге көндә 31 пляж (60 проценты) тикшерелгән. Бары тик 16 комлык кына кулланылышка рөхсәт алды.

06.06.2011

Казанга Новосибирски өлкәсе губернаторы Василий Юрченко җитәкчелегендә делегация өч көнлек эш визиты белән килде.

06.06.2011

Татарстан белән Польша арасындагы икътисади-сәүдә, гуманитар һәм мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерү өчен зур потенциал бар. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Польшаның РФ Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Войцех Зайончковски белән очрашуда шулай дип белдерде. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук Польшаның эшлекле даирә вәкилләре дә катнашты.

06.06.2011

Социаль ипотека буенча торак төзелеше программасы табыш алу ысулы түгел һәм булмаячак та, ул социаль программа булып калачак. ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген журналистлар белән булган әңгәмәсендә шулай дип белдерде.

06.06.2011

Әгерҗедәге, Удмуртиядә сугыш кирәк-яраклары складында булган шартлау нәтиҗәсендә зыян күргән торак йортларны һәм социаль объектларны яңадан торгызу буенча төп эшләр өч көн дәвамында төгәлләнәчәк. Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Казанда журналистларга биргән интервьюсында әнә шулай дип белдерде.

04.06.2011

Илнең үсеш векторы һәм динамикасы, “Стратегия-2020” гамәлгә ашыру барышы, гомумән гражданнарның яшәү дәрәҗәсе Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулары буенча сайлау компаниясе нәтиҗәләреннән, “Бердәм Россия”нең закон чыгару хакимиятендә нинди роль уйнавы һәм нинди урын алуыннан тора.

04.06.2011
"Универсиадага барысы да әзер булачак”, диде бүген Казанда журналистларга РФ ФҖ Дәүләт Думасы Рәисе Борис Грызлов.

Битләр: << 2011 2012 2013 2014 2015 ( 2016 ) 2017 2018 2019 2020 >>