Бүген Россия Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты тәҗрибә кырларында дүрт көнлек республика семинар-киңәшмәсе ачылды. Аның кысаларында “2012 елга кадәр ТР авыл хуҗалыгын үстерү” программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм 2011 ел уңышын югалтуларсыз җыеп алуга кагылышлы бурычлар буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең күчмә киңәшмәсе узды.
Киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, шулай ук ТР Президенты Аппараты, ТР Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, муниципаль районнар, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, авыл хуҗалыгы берләшмәләре, агрохолдинглар, авыл хуҗалыгы кооперативлары, фермер хуҗалыклары, аграр югары уку йортлары җитәкчеләре, агросервис хезмәте белгечләре, галимнәр һәм башкалар катнашты.
Семинар-киңәшмәнең гамәли өлеше кысаларында чарада катнашучыларны терлекчелектәге инновацион технологияләр һәм игенчелектәге яңа юнәлешләр белән таныштырдылар. Семинар-киңәшмәдә катнашучыларга шулай ук көзге уңышны формалаштыру, туфракның уңдырышлылыгы һәм чәчүлекләрнең продукция бирүчәнлеге белән идарә итү, терлек азыгының сыйфатына бәйле проблеманы хәл итү алымнары буенча мәгълүмат бирелде.
Биредә үк авыл хуҗалыгы күргәзмәсе дә оештырылган иде. Анда терлек азыгы җыю, ашлык суктыру техникасы, чәчү комплекслары, терлекчелек фермаларын механикалаштыру өчен җиһазлар һәм башкалар тәкъдим ителде.
Утырышның пленар өлешендә ясаган чыгышында Рөстәм Миңнеханов күргәзмәнең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.
“Узган ел авыл хуҗалыгы өчен катлаулы булды. Федераль үзәк гаять зур ярдәм күрсәтте. Барысы да бергәләп кыен чорны аз югалтулар белән узарга ярдәм итте”, - диде Президент.
Рөстәм Миңнехановның сүзләренә караганда, бәрәңге һәм терлек азыгы (аларны башка төбәкләрдән сатып алырга туры килде) белән узган елдагы хәл кабатланмасын өчен, “эшкә кайбер төзәтмәләр кертергә кирәк”. “Хәзерге вакытта без мелиорацияне киң җәелдерәбез. 1,5-2 еллык терлек азыгы запасы булдырырга кирәк”, - дип ассызыклады республика башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрыннан терлек азыгы әзерләү буенча иң катгый режимда эшләүне таләп итте. Республика башлыгы атна саен видеоконференцияләр үткәрү, ихтыяҗ булганда түшәмнән алып язылган азык берәмлекләре булмасын өчен районнарга барып хәлне тикшерү кирәклеген билгеләп үтте. “Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм республика аша агросәнәгать комплексына ярдәм итү буенча эш дәвам итәчәк”, - диде Президент.
Ул шулай ук агросәнәгать комплексы өчен кадрлар әзерләүгә игътибар юнәлтте. Узган елда республиканың агрономия вузлары 938 белгеч әзерләгән, шуларның бары тик 178 е генә авылга эшкә кайткан. Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәләне тикшерергә күрсәтмә бирде. “Яшь белгечләр өчен тиешле шартлар тудырырга, аларны торак, эш, хезмәт хакы белән тәэмин итәргә кирәк”, - дип ассызыклады ул.
Төп доклад белән чыгыш ясаган Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, агымдагы елның беренче яртыеллыгында тулай авыл хуҗалыгы продукциясенең бәясе 57,5 миллиард сум тәшкил итәчәк. Барлык категориягә караган хуҗалыкларда 912,2 мең тонна сөт, 184,6 мең тонна терлек һәм кош ите, 600 миллион данәдән артык йомырка җитештерелгән. Бер сыердан 2319 килограмм сөт савып алынган. Әлеге чорда шәхси ярдәмче һәм крестьян-фермер хуҗалыклары 2150 миллион сумлык 9350 кредит алган.
“Терлекләрне кышлату кыен шартларда узуга һәм терлек азыгы җитмәүгә дә карамастан, республиканың кайбер районнарында терлекләрнең баш саны һәм терлекчелек продукциясе җитештерү күләме артты”, - диде министр.
“Ак Барс Холдинг” (Әгерҗе районы), “Кызыл Шәрык-Агро” (Алексеевски районы) сөтчелек комплекслары төзелеше дәвам итә, “Ак Барс Холдинг” һәм “Чаллы Бройлер” кошчылык комплекслары актив үсеш кичерә.