ТР Президенты РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары белән очрашты

30.06.2011

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Владимир Саламатов белән очрашты.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, РФ Дәүләт стандартының “Татарстан стандартлаштыру, метрология һәм сертификация үзәге” федераль дәүләт учреждениесе директоры Валерий Гогин һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республика сәнәгатендә тотрыклы үсеш күзәтелә, машина төзелеше, химия тармагы актив темплар белән үсеш кичерә.
Яклар шулай ук сәүдәне үстерү, шул исәптән электрон тауар-мәгълүмат системаларын куллану мәсьәләләре хакында фикер алышты. Моннан тыш, техник регламентлар һәм тиешле стандартлар кертүдә комплекслы программаны формалаштыру проекты хакында сүз барды