Илдар Халиков: “Сәнәгате зур үсештә булган Татарстан өчен сәнәгать һәм энергетика куркынычсызлыгы гаять актуаль”
16.02.2012“Сәнәгать һәм энергетика куркынычсызлыгы сәнәгате зур үсештә булган Татарстан өчен гаять актуаль”. ТР Премьер- министры Илдар Халиков бүген Ростехнадзорның Идел буе идарәсенең ел йомгакларына багышланган киңәйтелгән киңәшмәсендә шулай дип белдерде. ТР Хөкүмәте йортында узган бу киңәшмәдә Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәт (Ростехнадзор) җитәкчесе урынбасары Светлана Радионова, ТР Премьер-министры урынбасары-энергетика министры Илшат Фәрдиев, эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һ.б. катнашты.
Мәгълүм булганча, Ростехнадзорның Идел буе идарәсе карамагында бүген Татарстан, Чувашстан һәм Марий Эл территориясендәге 12 меңнән артык куркыныч производство объекты исәпләнә. Идел буенда кеше иминлеге өчен куркыныч матдәләр кулланылучы производство объектларының иң күбесе Татарстан территориясенә туры килә. Идарә сәнәгать, энергетика иминлеген тәэмин итү өлкәсендә күзәтчелек алып бара. Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петровның хисап чыгышында, узган ел дәвамында ирешелгән уңышлар барлануга карамастан, үзәк урын шулай да елдан-ел кабатлана килгән проблемаларга бирелде. Аннан аңлашылганча, производствода авария һәм үлем белән тәмамланган травма алу очраклары азрак кимүгә карамастан, иң авырткан җир булып кала. 2011 елда идарә күзәтчелегендә булган объектларда 13 авария, 18 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Производстводагы гадәттән тыш хәлләрдә 28 кеше зыян күреп, шуның 14 е үлгән. “Кызганычка, мондый хәлләр елдан-ел кабатлануга карамастан, әлегә бу сабак бирмәде”, -ди Борис Петров. Аның сүзләренә караганда, күп кенә авария һәм бәхетсезлек очракларына китергән сәбәпләр узган еллардагыга охшаш. Ул, беренче чиратта, сәнәгать куркынычсызлыгын тәэмин итүдә системалы эш булмауга барып тоташа. Куркыныч производство объектларында эшләүче квалификацияле кадрларның җитмәве дә үзен сиздерә. Кайбер предприятиеләрдә штаттан тыш авария-коткару формированиеләрен булдыруга да игътибар бирмиләр.
Узган ел Ростехнадзорның Идел буе идарәсе тарафыннан сәнәгать объектларында 12 меңнән артык тикшерү уздырылып, аларда закон бозуның 100 меңнән артык очрагы ачыкланган. Нәтиҗәдә 7200 дән артык вазифаи һәм юридик зат җаваплылыкка тартылган. 138 предприятиенең производство эшчәнлеген туктату турында карар ителгән. “Бу авария һәм бәхетсезлек очраклары чыгу куркынычы гаять зур булганда күрелә торган соңгы чара”, -ди идарә җитәкчесе. Мондый закон бозу очракларының елдан-ел кабатлануына предприятиеләрдә производство контроленең еш кына формаль яктан гына уздырылуы китерә, дип саный Борис Петров.
Икенче сәбәп- предприятиеләрдәге төп җитештерү фондларының нык искерүе. Искерү дәрәҗәсе, нигездә, 50-80 процент булса, урыны белән 100 процентка җитә. “Яңа производстволар сафка басуга карамастан, химия, нефтехимия, нефть эшкәртү сәнәгатенә караган объектларның күбесе физик һәм мораль яктан искерде, модернизациягә мохтаҗ. Тик яңа җиһазлар кертү бик акрын темплар белән бара”, - ди Борис Петров. Аның сүзләреннән аңлашылганча, эре предприятиеләрдә елына җиһазларның 5-6 проценты яңартыла икән. Ә аммиак-суыту җайланмаларын, ягулык-майлау материаллары складларын эченә алган предприятиеләрдә җиһазларның бары 1 проценты яңартыла, анысы да сафтан чыккач кына. Узган гасырның 60-70 нче елларында файдалануга тапшырылган энергетика челтәрләренең дә яртысыннан артыгы норматив куллану вакытын инде күптән үтәгән. “Предприятиеләрнең җиһазларга техник диагностика уздыруы авария хәлендәге җиһазларны вакытында ачыклап аларны кулланылыштан алырга ярдәм итә, шул ук вакытта ул модернизация процессының сузылуына китерә. ВТО шартларында бу предприятиеләребезнең көндәшлеккә сәләте төшүгә китерәчәк”, -ди Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе. Ул нефть үткәргеч торбаларга техник диагностика уздыруга җитәрлек игътибар бирелмәвен дә ассызыклады. Аның билгеләп үтүенчә, җиһазларга даими диагностика уздыру кирәклеген мондый факт та раслый: ел саен ашыгыч рәвештә уздырыла торган тикшерүләр нәтиҗәсендә авария хәлендәге берничә дистә берәмлек җиһаз эксплуатациядән алына икән. “Иске җиһазларны техник диагностикалау гына авария очракларыннан котылу өчен панацея була алмый. Җиһазларны яңарту темпларын тизләтергә кирәк”, -ди Борис Петров.
Ул шулай ук объектларда сәнәгать иминлеге экспертизасының сыйфатын күтәрергә кирәклеген ассызыклады. “Экспертиза үткәрүче оешмалар саны артты, ә экспертиза уздырылган объектлар саны шул ук дәрәҗәдә калды. Сыйфат та канәгатьләнерлек түгел. Кайбер намуссыз экспертиза оешмалары хәтта эш күрсәтүне дә авырсынып, кәгазьдә отчет бирү белән генә чикләнә”, - ди җитәкче. Ул якын араларда хәл ителергә тиешле бурычлар рәтендә производство контроле хезмәтләренең эш планнарын һәм ысулларын яңадан карауны, мәҗбүри тикшерүләрне активлаштырып, иминлек таләпләрен бозган вазифаи затларны эшеннән алуга кадәр чаралар күрүне, реконструкция, яңадан җиһазландыру программаларын гамәлгә ашыру вакытларын яңадан карау һ.б. атады.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков Ростехнадзорның Идел буе идарәсенең ел йомгакларына багышланган киңәшмәсенең тантаналы чарага кайтып калмыйча, чын мәгънәсендә эшлекле сөйләшү булуына басым ясады. Халык гомере һәм ил иминлеге сагында торучы бу ведомствоның эшендә кайбер кимчелекләр булуга карамастан, аларның мөһим эшләр башкаруын ассызыклады.“Сәнәгать һәм энергетика куркынычсызлыгы сәнәгате зур үсештә булган Татарстан өчен гаять актуаль”, - дип премьер, алда Универсиада торганын да билгеләп үтте. Бу чараны уңышлы уздыру, аның белдерүенчә, спорттагы казанышлардан гына түгел, республикада сәнәгать иминлеген тәэмин итүдән дә торачак.
Хөкүмәт башлыгы Казанда дары заводына бәйле җитди дәгъваларның булуын искәртеп, аның мәңгелек темага әйләнмичә, кичекмәстән чишелеш табарга тиешлеген дә ассызыклады. Илдар Халиков белдергәнчә, республика икътисады үсеше уңышлы чор кичерә. Компанияләр продукциясенә сорау бар, эш урыннары тулылана. Ләкин предприятиеләр эшчәнлеген бәяләүдә бәхетсезлек очракларының булуы да үзәккә алына. “Чыгымнар хакында гына сөйләп, иминлек мәсьәләсенә игътибарны киметергә ярамый”, - дип искәртте Премьер-министр бу мәсьәләдә җаваплы якларга тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы