IV чакырылыш ТР Дәүләт Советының 26нчы утырышы ачылды
16.02.2012Бүген иртәнге сәгать 10да депутатлар дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 26 нчы утырышына җыелды.
Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Хөкүмәте әгъзалары катнаша. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.
Татарстан парламенты башлыгы кичә Россия Премьер-министры Владимир Путинның Чаллыга сәфәр кылуын һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә Столыпин медален тапшыруын искәртте. Фәрит Мөхәммәтшин барлык депутатлар корпусы исеменнән Минтимер Шәймиевне әлеге бүләккә лаек булуы белән котлады. ТР Дәүләт Советы Рәисе шулай ук ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровның да Батырлык ордены белән бүләкләнүен искәртте.
ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге