ТР Президенты Менделеевскида суд приставлары бүлегенең яңа бинасында булды
17.02.2012Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Менделеевски районына эш сәфәрендә РФ Суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе суд приставларының районара бүлегенең яңа бинасында булды.
Яңа бина 2012 елның 1 февралендә ачылды. 1420 квадрат метр мәйданлы ике катлы бина әлегә Татарстанда бердәнбер, андый биналар Россиядә 5 әү генә. Биредә 15 эш бүлмәсе, кизү бүлеге, психологик бушану бүлмәсе, актлар һәм тренажер заллары, душ бүлмәсе, уку класслары, аш бүлмәсе бар.
Административ бина бөтен заманча техник һәм санитария таләпләренә җавап бирә, анда шәхси состав һәм килүчеләр өчен барлык шартлар тудырылган. Бүлектә 25 кеше эшли, бүлек Татарстанның 6 районына хезмәт күрсәтә.
Рөстәм Миңнеханов яңа бинаны карады, эш бүлмәләренә кереп хезмәткәрләр белән аралашты. Татарстан Президенты шулай ук бүлекнең шәхси составы белән фотога төште һәм приставларга уңайлы шартларда уңышлы эшләүләрен теләде.
ТР Президенты матбугат хезмәте