Татарстан Республикасы белән Мәскәү өлкәсе арасында хезмәттәшлек турында Килешүне имзалау турыдан-туры рәвештә трансляцияләнәчәк

12.03.2012

Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте арасындагы сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешү иртәгә, 13 март көнне имзаланачак. Килешүгә кул кую тантанасы Мәскәү өлкәсе Хөкүмәтенең утырышлар залында, Красногорк шәһәрендә узачак. Чара online тәртибендә трансляцияләнәчәк.

Әлеге чараны барлык Интернет кулланучылар да карый алачак. Моның өчен ТР Хөкүмәтенең рәсми порталына кереп (www.prav.tatarstan.ru) "трансляцияне карарга" төймәсенә басарга кирәк.

ТР Президенты матбугат хезмәте