Әлмәт муниципаль районы башлыгы итеп Мәҗит Салихов сайланды

13.03.2012

Бүген Әлмәт муниципаль районы Советы утырышында Мәҗит Салихов муниципаль берәмлекнең яңа башлыгы итеп сайланды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президенты исеменнән аның кандидатурасын тәкъдим итте.

Искәртеп узабыз, 4 мартта Әлмәт шәһәре Советы депутатларын сайлауларда Мәҗит Салихов 94,82 процент тавыш җыеп җиңүгә ирешкән иде. Бүген ул шәһәр Советы башлыгы итеп сайланды һәм муниципаль район хакимияте органы депутаты да булды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президенты һәм республика дәүләт хакимияте органнары исеменнән Әлмәт муниципаль районы башлыгы вазифасына Мәҗит Салихов кандидатурасын тәкъдим итте. Республика парламенты җитәкчесе сессиядә Әлмәт халкына, шәһәр активына һәм “Татнефть” җитәкчелегенә Россия Президенты сайлауларын уңышлы үткәрүләре һәм актив тавыш бирүләре өчен рәхмәт белдерде.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Әлмәт беркайчан да республика җитәкчелеге ягыннан игътибарсыз калмады. “Соңгы елларда Әлмәт нефть башкаласы буларак салым базасын арттыруда, икътисадта һәм торак төзелешендә үсеш алды”, - дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе. Ул шәһәр һәм районның элеккеге җитәкчесе Ришат Әбубакировның соңгы ун елда Әлмәтне үстерүгә зур өлеш кертүен аеруча билгеләп үтте, хәзерге вакытта ул РФ Дәүләт Думасында республика үсеше өчен хезмәт куя.

Дәүләт Советы рәисе респубикада гамәлгә куела торган киң колачлы программалар һәм проектлар, шул исәптә нефть эшкәртү тармагы, торак төзелеше, югары технологияле медицина үсеше, балалар бакчалары ачылу, мәктәпләрдә капиталь ремонт турында сөйләде. Фәрит Мөхәммәтшин әлмәтлеләрнең авыл хуҗалыгындагы резервларны кулланмавына, беренче чиратта, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүгә игътибарны юнәлтте.
“Агымдагы елда шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү һәм авылларда хезмәт активлыгын күтәрү программалары актив гамәлгә куелырга тиеш, - дип ассызклады ул. – Алда тагын да җитдиерәк бурычлар тора”.

Парламент җитәкчесе Мәҗит Салихов кандидатурасын тәкъдим итеп, депутатларга республика җитәкчелеге позициясен хуплаулары өчен рәхмәт белдерде.

“Миңа һәм минем командага нинди зур җаваплылык тапшырылуын яхшы аңладым, - дип мөрәҗәгать итте депутатларга Мәҗит Салихов. – Әлмәт иң төзекләндерелгән шәһәрләр рәтенә керә. Шәһәр һәм районның социаль-икътисади үсеш темпларын саклау һәм арттыру безнең төп максат булып тора”.

Алга куелган максатларга ирешү өчен район икътисадын көндәшлелеккә сәләтле итүгә, инвестицион җәлеп итүчәнлеген, кече һәм урта бизнесны үстерүгә юнәлдерелгән программаларны гамәлгә кую зарур, дип ассызыклады Мәҗит Салихов.

“Бу эшкә барлык көчемне бирергә һәм мөмкинлекләрне кулланырга, куелган бурычларны хәл итүгә депутатлар корпусын җәлеп итәргә, федераль һәм республика хакимиятләре органнары, нефтьчеләр, җәмәгатьчелек структуралары белән актив элемтәдә торырга ниятлим”, - дип белдерде хезмәттәшләренә Мәҗит Салихов.

Фәрит Мөхәммәтшин яңа сайланган район башлыгын котлады, уңышлар һәм куелган бурычларны башкарып чыгу өчен яхшы командасы булуын теләде, аннары муниципаль район башлыгы таныклыгын тапшырды. Соңыннан Мәҗит Салихов Әлмәт муниципаль районы башлыгы антын кабул итте. Ул Татарстан Президентына ышаныч белдерүе һәм ТР Дәүләт Советы Рәисенә теләкләре өчен рәхмәт белдерде.

Район Советы утырышында муниципаль Башкарма комитет җитәкчесе вазифасына конкурс игълан итү турында карар кабул ителде. Конкурска гаризалар 15 марттан башлап 15 көн дәвамында кабул ителә.

Район Советы утырышында ТР Дәүләт Советы депутатлары – “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, “Ямашнефть” идарәсе җитәкчесе Виктор Смыков, Әлмәт Бораулау эшләре идарәсе “Бурение” ҖЧҖ мастеры Николай Кольгин, Әлмәтнең Ф.З.Яруллин исемендәге Музыка көллияте директоры Гүзәл Еремеева, парламент депутаты Ленар Газизов, ТР экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров, ТР Президенты Аппаратының территорияләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Илнур Гарипов һ.б. катнашты.

ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге