Казанда оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренең проблемалары турында фикер алыштылар

16.03.2012

Бүген Россия сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын башкаручы Денис Мантуров Казанда Татарстанның оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсендә узган киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Киңәшмә башланыр алдыннан Денис Мантуров һәм Рөстәм Миңнеханов Казан авиация җитештерү берләшмәсе цехларының берсендә булды, биредә аларга планлы техник хезмәт һәм модернизация узучы очкычлар һәм машиналар тәкъдим ителде. Завод алдында торган проблемаларныж берсе – Ту-22М3 стратегик бомбардировщикларын капиталь ремонтлауны оештыру өчен җитештерүне яңарту ихтыяҗы. Әлеге максатларга акча оборона-сәнәгать комплексын үстерү буенча федераль максатчан программада каралса да, ул әле тиз генә килеп җитмәячәк.

Денис Мантуров хәбәр иткәнчә, якын көннәрдә предприятиеләр федераль максатчан программа кысаларында чараларны гамәлгә ашыру өчен ала торган кредитлар буенча процент ставкаларын субсидияләү мөмкинлеген күздә тотучы тиешле закон актлары кабул ителәчәк.

Казан авиация җитештерү берләшмәсенең административ бинасында узган киңәшмәне ачып, Татарстан Президенты федераль Хөкүмәтнең Татарстанның оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә җитди игътибар бирүен билгеләп үтте. 2011 елда Татарстанның оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре 52 миллиард сумлык продукция җитештергән, шуның 26 миллиард сумы – дәүләт заказы буенча. Татарстан башлыгы ассызыклап үткәнчә, Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсендә вәзгыять бер дә гадиләрдән түгел. “Бездә әле дә булса заводның киләчәген ачык күзаллый алмыйбыз”, - дип белдерде Р.Миңнеханов.

Р.Миңнехановның сүзләренә караганда, кайбер предприятиеләр өчен җитди мәсьәләләрнең тагын берсе – дәүләт оборона заказы. Татарстан башлыгы шулай ук оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре өчен квалификацияле кадрлар әзерләү проблемасына да игътибар юнәлтте.

Денис Мантуров, үз чиратында, киңәшмәдә катнашучыларга проблемаларны билгеләргә һәм аларны хәл итү юлларын карарга тәкъдим итте.


ТР Президенты матбугат хезмәте