ТР Президенты Мәскәү өлкәсендә тау чаңгысы комплексында һәм “КНАУФ”компаниясе заводында булды

13.03.2012

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары Мәскәү өлкәсендә “Снеж.Ком” тау чаңгысы комлексында булды. Әлеге комплекс 2008 елның мартында ачылган. Комплекс составына тау чаңгысы үзәге, сноу-парк, шугалак, шулай ук фитнес үзәге булган күңел ачу-сәламәтләндерү комплексы керә.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче затлар Мәскәү өлкәсе Красногорски шәһәрендә “ТИГИ КНАУФ” заводында булды. Бүген “КНАУФ Гипс” территориясендә 4 линия эшли. 1995 елның апреленнән башлап Красногорскида КНАУФ Уку үзәге эшли, ул Россиядә беренче уку үзәге.

ТР Президенты матбугат хезмәте