Рөстәм Миңнеханов РФ Инновация төбәкләре ассоциациясе советы Рәисе итеп сайланган

05.04.2012

Бүген Мәскәүдә Россия Инновация төбәкләре ассоциациясенең Уртак җыен әгъзалары һәм Советы утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Инновация төбәкләре ассоциациясе советы Рәисе итеп сайланган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ассоциация әгъзаларына Россия Инновация төбәкләре ассоциациясе советы составына 5 яңа төбәкне кабул итәргә тәкъдим итте. “Безнең һәрберебездә күп кенә файдалы нәрсәләр, һәр төбәкнең үз эшләнмәләре бар, шуңа күрә ассоциациягә керергә теләүче хезмәттәшләрне хуплыйбыз”, - дип белдерде ТР башлыгы.

Россия Инновация төбәкләре ассоциациясе советы әгъзалары составка Башкортстан Республикасы, Липецк, Самара, Калининград һәм Ульяновски өлкәләрен кертү өчен тавыш бирде.

Шулай ук бүгенге утырышта Россия Инновация төбәкләре ассоциациясе советының яңа рәисе билгеләнде. Утырышта катнашучылар бер тавыштан бу вазыйфага Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны сайлауны яклап тавыш бирде. Р.Миңнеханов Россия Инновация төбәкләре ассоциациясе советы әгъзаларына мөрәҗәгать итеп, ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдерде һәм бу вазыйфада төбәкләрдә һәм гомумән Россиядә инновация эшчәнлеген үстерү өчен барлык көчен куярга вәгъдә итте. Шулай ук Россия Инновация төбәкләре ассоциациясе советының Уртак җыены әгъзалары Сергей Нарышкинны ассоциациянең Күзәтчелек советы Рәисе итеп сайладылар

ТР Президенты матбугат хезмәте