Татарстанда 15 апрельдән алып 14 майга кадәр транспорт хәрәкәтенә чикләүләр кертелә

10.04.2012

Татарстан, Башкортстан, Мари Эл, Коми, Удмуртия, Чувашия Республикаларында, Киров өлкәсендә һ.б. кайбер төбәкләрдә автомобиль юлларында авыр йөк машиналары өчен вакытлыча чикләү кертелә (бу 1961 елның языннан гамәлдә). Бу язын юл кырыйлары һәм асфальт астындагы туфрак су һәм дымнан бүрткән булу, шуңа күрә, бердән, юлларда иминлек тәэмин итү зарурияте, икенчедән, юл өслеге бозылу белән аңлатыла.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында муниципалитетлар белән берлектә видеоконференция режимында барган брифингта Идел-Нократ автомобиль юллары идарәсе (“Волго-Вятскуправтодор”) федераль казна учреждениесе башлыгы Мөхәммәт Гатиятуллин шулай дип белдерде. ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Эдуард Данилов сүзләренчә, бу турыда Федераль юл агентлыгы, ТР Министрлар Кабинеты карарлары бар. Татарстанда чикләүләр 15 апрельдан 14 майга кадәр гамәлдә була – әлеге министрлык заказы белән “Транспроект” ЯАҖ проект институты юл өслегенең чыдамлылыгы үзгәрешләрен мониторинглап, әнә шундый нәтиҗә чыгарган. Бу, шулай ук, ЮХИДИ идарәсе органнары белән дә килештерелгән.

Шул рәвешле, транспорт чараларының күчәрләренә төшкән басым түбәндәге күрсәткечләрдән артмаска тиеш:

региональ юлларда: бер күчәрле транспортка – 6 тонна, 2 күчәрле арбага – 5 тонна, 3 күчәрле арбага – 4 тонна;
федераль әһәмияттәге юлларда: М-7 “Волга”, 1Р 175 Йошкар-Ола – Яшел Үзән маршруты белән “Волга” магистралена кадәр, М-7 “Волга” юлы буйлап Ижевск, Пермь калаларына кадәр транспорт күчәренә – 6 тонна, 2 күчәрле арбага – 5 тонна, 3 күчәрле арбага – 4 тонна, һәм бу юл буена шулай;
1Р 241 Казан – Буа – Ульяновск юлында транспорт чараларының күчәрләренә – 10 тонна, 2 күчәрле арбага – 8 тонна, 3 күчәрле арбага – 7 тонна;
Казан – Оренбург юлында, 10 км+000 – 74 км+350 арада транспорт чарасы күчәренә – 9 тонна, 2 күчәрле арбага – 7 тонна, 3 күчәрле арбага – 6 тонна;
Казан – Оренбург юлында, 88 км+800 – 399 км+065 арада транспорт чарасы күчәренә – 6 тонна, 2 күчәрле арбага – 5 тонна, 3 күчәрле арбага – 4 тонна.

Шул хактагы юл билгеләре исә 14 апрельдан трассаларга куела башлый һәм 1 тәүлек эчендә ЮХИДИ һәм Ространснадзор хезмәтләренекеләр аны башкарып чыгарга тиеш, диде М.Гатиятуллин. Муниципаль юлларда шушы вакытлыча чикләүләр кертү мәсьәләсендә Э.Данилов, үкенеч ки, бүген без муниципаль район һәм шәһәр округлары җитәкчеләренә 15 апрельдан 14 майга кадәр чикләүләр кертүне ТРның 43 нче законы нигезендә тәкъдим генә итә алабыз, йөк ташучыларның күп санлы мөрәҗәгатьләре дә шуннан, дип, бу вазгыять үзгәрәчәген белдерде. Чөнки ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан региональ һәм җирле әһәмияттәге машина юллары буйлап транспорт чараларының йөрүен вакытлыча чикләү яки бөтенләй туктату тәртибе әзерләнгән, ул раслангач, чикләүләр 1 апрельдан да иртә гамәлгә кертелмәячәк. Чикләү срогы исә 30 көннән дә артык булмый, дөрес, табигый-климатик шартлар начар була калса, ул 10 көнгә кадәр озайтылырга мөмкин һ.б.

Быел язын чикләүләр турында йөк ташучылар 1 ай алдан кисәтелгән, 15 апрельдан башлап, 14 майга кадәр аларга күрсәтелгән таләпләрдән артык йөк төямәскә, күп күчәрле арбалар тагып чыкмаска киңәш ителә. Шушы чикләүләрдән артык йөк төяргә теләгән бизнесы “яна” торганнар исә тимер юл транспортына мөрәҗәгать итә ала, иң яхшысы – машинага чикләүләрдән артык йөк тутырмаска, диде М.Гатиятуллин.

Шулай да, махсус рөхсәт язуы алып, юлга салынасы зыян өчен алдан акча түләү гамәлдә кала бирә. Зыян күләме хакында ТР Министрлар Кабинетының 2010 елның 2 сентябренда кабул ителгән 699 нчы күрсәтмәсе бар. Региональ юллардан узу өчен рөхсәт кәгазен исә “Юл хәрәкәте иминлеге” республика дәүләт учреждениесеннән (Казан, Оренбург тракты, 5. Тел.: (843) 533-37-82) һәм Чаллы (тел.: (8552) 77-09-17), Әлмәт (тел.: (8553) 32-02-51), Нурлаттагы (тел.: (84345) 2-93-26) филиалларыннан алырга була; федераль әһәмияттәге юллардан узу өчен - “Волго-Вятскуправтодор” федераль казна учреждениесеннән (Казан, Шуртыгин ур., 15, тел.: (843) 273-52-11) яки аның Чаллыдагы филиалыннан.

Салынасы зыянны каплау бәяләре исә төрлечә: федераль юлларга – 5260 сум, ә региональ әһәмияттәгеләренә 5 мәртәбә кимрәк – 925 сум. Моны министр урынбасары Эдуард Данилов йөк ташучыларның хәленә керү дип күрсәтте. Биредә шуны искәртү урынлы: федераль һәм региональ әһәмияттәге юллар өчен төрле ставка каралганга, маршрутның кайсы юллардан узуына карап, бәя 2 ставка буенча исәпләнергә мөмкин.

Апрель уртасыннан май уртасына кадәр кертелгән чикләүләрне бар дип белмәүчеләр, рөхсәт кәгазеннән башка авыр йөк ташучылар өчен җәза чаралары каралган. ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе башлыггы Рифкать Миңнеханов сүзләренчә, РФ Административ хокук бозулар турындагы Кодесының 12.21.1 маддәсендә күрсәтелгәнчә, шоферга 2,5 мең сумга кадәр штраф салына, хәтта машина йөртү хокукы 4-6 айга кадәр алынырга мөмкин, ә инде юридик затлар 400 меңнән 500 мең сумга кадәр, вазифаи затлар 15-20 мең сум штраф түләргә тиеш була. Шул ук вакытта законда андый транспорт чаралары гамәлдәге тәртиптә тоткарланырга да мөмкин.

Дөрес, бу вакытлыча чикләүләр кагылмаган, төгәлрәге, тормыш өчен әһәмиятле товар ташый торганнары да бар. Аерым алганда, халыкара йөк ташучыларга бу кагылмый, шулай ук автобуста пассажир ташучыларга, икмәк, он, сөт, сыер мае, шикәр, тоз, ит, йомырка, балалар ризыгы кебек беренчел кирәкле товарлар, тагын хайваннар, дарулар, чәчүлек орлык, ашлама, почта ташучыларга да. 16 тоннага кадәр йөк алып бара торган машиналарның ягулык-майлау материаллары, сөт һәм он машиналары да бу чикләүләрдән азат. Табигать бәла-казалары, гадәттән тыш хәл була калса, шуларны бетерү өчен каралган йөк ташучылар да бу чикләүләргә карамый, шулай ук хәрбиләр дә.

М.Гатиятуллин белдергәнчә, алга таба гомуми массасы 13 тоннадан артмаса гына бушлай юлдан йөрү хокукы бирү, ә артса, юл фондына акча түләтү турында закон проекты карала. Шул рәвешле, юлларга зыян салуны сизелерлек киметү һәм юлларны рәтләү өчен акча туплау күздә тотыла. Чөнки чит ил тәҗрибәсе шуның отышлы икәнен күрсәтә: Швейцариядә күчәргә басым 1 тоннага гына артык булса да, 1 мең евро түлисе; чикләү срогы Каданада бездәгедән 2 тапкыр озаграк - 2 ай.

Россиядә 41 млн. чамасы автомобиль, шуларның 5 млн. тирәсе – йөк машиналары һәм аларның да 1,5 млн.лабы – 12 тонналы. Шул рәвешле, юлларга нинди зыян салынганны чамалап була. Ә федераль юллар өслегенең 80 проценты узган гасырның 60-70 һәм 80 нче елларының беренче яртысында ясалган. Быелга Татарстандагы федераль юлларны рәтләүгә 2 млрд. сум, региональ юлларга 5,7 млрд. сум бүлеп бирелгән.