Фәрит Мөхәммәтшин Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Данкверт белән очрашты

29.05.2012

Бүген республика парламентында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Данкверт белән очрашты.

Федераль ведомство җитәкчесе бүген Казанга АТЭС нең эшче төркеме чараларында катнашу өчен килде.

Очрашуда ветеринария эше һәм фитосанитария өлкәсендә закон перспективалары буенча фикерләштеләр. Шулай ук безнең илнең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларында Россия авыл хуҗалагы җитештерүчеләре мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләсе кузгатылды. Моннан тыш, федераль ведомствоның территориаль идарәсе алдына куелган яңа бурычлар буенча фикер алыштылар.

Очрашуда ТР Дәүләт Советының Экология, табигый байлыклардан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе Валерий Васильев, Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов катнашты.

ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге