Казанга РФ авыл хуҗалыгы министры Николай Фёдоров килде
29.05.2012Бүген Казанга Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров эш сәфәре белән килде. Аны “Казан” Халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һ.б. каршы алды.
Россия Авыл хуҗалыгы министрына шунда ук Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы үсеше буенча план тәкъдим иттеләр.
ТР Президенты матбугат хезмәте