Татарстан, хәрби хезмәткә чакырылыш буенча заданиене былтыр үрнәк итеп үтәп, 5 нче тапкыр I урын яулады
30.05.2012Бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендәге республиканың хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең муниципалитетлар белән видеоконференция рәвешендә утырышы уздырылды.
Быел 1 апрельда старт бирелгән хәрби хезмәткә язгы чакырылышта югары һәм урта һөнәри уку йортларын быел тәмамлаучыларга, хәрби-хисап белгечлеге буенча әзерлек, шул исәптән автомәктәпләрдә укытуга бәйле һ.б. проблемалар каралды. Болар хакында ТР хәрби комиссары Сергей Погодин хисап белән чыкты.
Киңәшмә азагында Равил Моратов, Татарстан Республикасы, хәрби хезмәткә чакырылыш буенча заданиене былтыр үрнәк итеп үтәп, инде 5 нче тапкыр I урын яулады – шул хакта РФ Оборона министрлыгы әмере бар һәм Россия Хөкүмәте күрсәтмәсен көтәсе генә калды, дип шатлыклы хәбәр игълан итте. Шул рәвешле, күчмә вымпел тапшыру максаты белән, генераль штаб башлыгы армия генералы Николай Макаровның Татарстанга килүе көтелә.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материалларыннан файдалынылды