И.Халиков Төркиянең Казандагы Генераль консулы Сабри Тунч Ангылы белән очрашты

22.10.2012

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Төркиянең Казандагы Генераль консулы Сабри Тунч Ангылы белән очрашты. Хөкүмәт йортында узган очрашуда ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Премьер-министрының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Альфред Закиров һ.б. катнашты.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы Төркиянең республикабызга җитди игътибар бирүен, хәзер ике республика арасында эшлекле элемтәләрнең көчәюен искәртте. Агымдагы ел дәвамында гына да Татарстан Презтденты Рөстәм Миңнеханов Төркиядә өч тапкыр эш сәфәрендә булган. Моннан тыш, туганлаш республикага ТР Дәүләт Советы рәисе, Казан мэры, Татарстанның министрлык-ведомстволар җитәкчеләре эшлекле сәфәрләр кылган.
Илдар Халиков ТР Хөкүмәте һәм ТР Президенты исеменнән Сабри Тунч Ангылыны Генераль консул вазифасына билгеләнүе белән котлап, аңа уңышлар теләде


ТР Президенты матбугат хезмәте