Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” ҖЧҖ генераль директоры Онур Гювен белән очрашты. Шулай ук ТР Хөкүмәт Йортындагы очрашуда ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Яр Чаллы мэры Васыйл Шәйхразиев, “Алабуга” МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, “Газпром межрегионгаз Казань” ЯПҖ генераль директоры Ринат Ханбиков катнашты.