Яңалыклар

02.04.2013
Татарстан җитәкчелеге дәүләт оборона заказын үтәсеннәр өчен оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә ярдәм итәргә әзер, дип бүген Россия вице-премьеры Дмитрий Рогозинны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясе советы утырышы барышында ышандырды. Утырыш Яр Чаллыда узды, анда шулай ук РФ Коры җир гаскәрләре главкомы Владимир Чиркин, “КАМАЗ” генераль директоры Сергей Когогин, РФ Кораллы көчләре Генераль штабы, кораллар һәм хәрби техника җитештерүче предприятиеләр һәм эшләп чыгаручылар вәкилләре катнашты.


02.04.2013
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Ингушетия Республикасы башлыгы Юныс-Бәк Евкуровка “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге” проектын тәкъдим итте.
Казан Кремлендә үткән чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
02.04.2013
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркия Республикасының Бөек Милләт Җыены делегациясе белән очрашты. Очрашуда Төркия парламенты вице-спикеры Мераль Акшенер, Төркия парламенты хакимияте җитәкчесе, Сивас провинциясеннән депутат Малик Эждер Оздемир, Бурдур провинциясеннән депутат Хасан Хами Йылдырым, Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Сабри Тунч Ангылы, шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТРның Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Гашигуллин һ.б. катнашты.
02.04.2013
"КАМАЗ" җитәкчелегенең Россия оборонасы тармагы ихтыяҗлары өчен алдынгы эшләнмәләр ясарга теләкләре башка предприятиеләр өчен яхшы үрнәк булып тора, дип белдерде бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин Яр Чаллыда предприятиенең җитештерү һәм конструктор цехларында булганнан соң. РФ вице-премьерын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата барды.
02.04.2013
Бу көннәрдә Төркия Республикасының Бөек Милләт Җыены вице-спикеры Мераль Акшенер җитәкчелегендә парламент делегациясе - Казанда эшлекле сәфәрдә. Бүген кунакларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кабул итте.
02.04.2013
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиленең Региональ үзәкләштереп игълан салу автоматлаштырылган системасын (РАСЦО) эшләтеп карау, нәтиҗәлелеген бәяләү буенча йөкләмәсен үтәү йөзеннән әзерләнгән Татарстанда гражданнар оборонасы җитәкчесе - ТР Премьер-министры әмере белән, 9 апрель көндез сәгать 10нан 12гә кадәр арада Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрендә дә, халыкның игътибарын җәлеп итү өчен, җирле игълан системаларын сынау ниятләнә.
02.04.2013
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Кара диңгез һәм Каспий диңгезе хезмәттәшлеге һәм партнерлыгы Халыкара фонды делегациясе белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Илдар Халиков кунакларны Татарстан башкаласында сәламләде һәм киләчәктә Кара диңгез һәм Каспий диңгезе хезмәттәшлеге һәм партнерлыгы Халыкара фонды белән мөнәсәбәтләрнең үсүенә ышанычын белдерде.
02.04.2013

Бүген Казанда Ингушетия Республикасы башлыгы Юныс-Бәк Евкуров Универсиада Авылы торак корпусларында булды. Кунакны ТР Премьер-министры Илдар Халиков озатып йөрде.
Юныс-Бәк Евкуров Казанга эшлекле визит белән килде (2013 нче елның 1-3 апреле).
02.04.2013
Төркиянең Бөек Милли Мәҗлесе вице-спикеры Мераль Акшенер белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты.
02.04.2013
Бүген Татарстанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин эш визиты белән килде. "Бигеш" халыкара аэропортында аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, вице-премьер - ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, Яр Чаллы мэры Васил Шәйхразиев каршы алдылар.

Битләр: << 1801 ( 1802 ) 1803 1804 1805 1806 1807 1808 1809 1810 >>