Ингушетия Республикасы башлыгы Юныс-Бәк Евкуров Казанда Универсиада Авылында булды
02.04.2013
Бүген Казанда Ингушетия Республикасы башлыгы Юныс-Бәк Евкуров Универсиада Авылы торак корпусларында булды. Кунакны ТР Премьер-министры Илдар Халиков озатып йөрде.
Юныс-Бәк Евкуров Казанга эшлекле визит белән килде (2013 нче елның 1-3 апреле).
Ингушетия Республикасы башлыгы Универсиада Авылы территориясен, студентлар яши торган бүлмәләрне, ял итү урыннарын карады.. Универсиада Авылы мэры Фәрит Габделганиев аңлатмалар бирде.
Юныс-Бәк Евкуров Мактаулы кунаклар кенәгәсендә Универсиада Авылында алган тәэсирләре турында язып калдырды.
ТР Президенты матбугат хезмәте.