Минтимер Шәймиев Төркия парламенты вице-спикеры Мераль Акшенер белән очрашты
02.04.2013
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркия Республикасының Бөек Милләт Җыены делегациясе белән очрашты. Очрашуда Төркия парламенты вице-спикеры Мераль Акшенер, Төркия парламенты хакимияте җитәкчесе, Сивас провинциясеннән депутат Малик Эждер Оздемир, Бурдур провинциясеннән депутат Хасан Хами Йылдырым, Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Сабри Тунч Ангылы, шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТРның Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Гашигуллин һ.б. катнашты.
Очрашу барышында ТР Дәүләт Киңәшчесе кунакларны “Яңарыш” фонды проектлары: Бөек Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеге - белән таныштырды. Ул соңгы елларда башкарылган эшләр турында сөйләде, аерым алганда, әлеге ике проект кысаларында төзелгән һәм яңадан торгызылган объектларга игътибар итте. Төркия парламенты вице-спикеры Мераль Акшенер, кунакчыл кабул иткәне һәм проектлар турында кызыклы сөйләгәне өчен, ТР Дәүләт Киңәшчесенә рәхмәтен белдерде. “Бу татарныкы гына түгел, ә безнең уртак тарих һәм мәдәният”, - дип асссызыклады Мераль Акшенер.
Татарстан белән хезмәттәшлек турында сөйләгәндә, М.Шәймиев билгеләвенчә, Россия һәм Төркия арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнашуыннан файдаланырга кирәк.
Төркия парламенты вице-спикеры Мераль Акшенер ТР Дәүләт Киңәшчесе фикерен тулысынча хуплады, ТРның Төркия өчен Россиягә керү тәрәзәсе булып торуын, шулай итеп, Төркиянең Татарстанда һәм Россиядә яшәүче барлык төрки халыкларга Европа җәмгыятенә керергә ярдәм итә алачагын әйтте.
Минтимер Шәймиев Татарстан белән Төркиянең хезмәттәшлеге була ала торган тагын бер юнәлешкә игътибар итте. “Тарихи мирасның яңадан торгызылуына бәйле рәвештә, без төрки халыклар тарихы буенча халыкара конференцияләр - “Болгар форумы” уздыра башладык. Үткән елда конференцияләр Алтайда һәм Болгариядә үтте, хәзер ТР Фәннәр Академиясенең Тарих институты тарафыннан Кырымдагы конференциягә әзерлек алып барыла”, - дип сөйләде ТР Дәүләт Киңәшчесе.
“Без Төркиядән галимнәрне чакырачакбыз. Безгә Халыкара конференцияләрдә уртак тарихыбыз буенча тиешле концептуаль карарларны әзерләргә һәм кабул итәргә кирәк, - дип билгеләде М.Шәймиев. – Тарих тагын да хаклы рәвештә яктыртылсын өчен, без халыкларыбыз алдында бурычлы”.
М.Акшенер, үз чиратында, бу идеяне хуплады һәм Төркиягә кайтканнан соң, әлеге мәсьәләне парламент дәрәҗәсендә башка депутатлар белән караячагын ассызыклады.
“Татар-информ” МА