Минтимер Шәймиев Ингушетия Республикасы башлыгына Болгар һәм Зөяне яңадан торгызу проектын тәкъдим итте
02.04.2013
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Ингушетия Республикасы башлыгы Юныс-Бәк Евкуровка “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге” проектын тәкъдим итте.
Казан Кремлендә үткән чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Минтимер Шәймиев Ингушетия делегациясенә стенд, Зөядә һәм Болгарда төзелгән һәм төзелә торган яңа корылмаларның, тарихи һәйкәлләрнең макетларын күрсәтте, аларны әлеге шәһәрләрдә тарихи һәйкәлләрне яңадан торгызу буенча эшләрнең барышы белән таныштырды.
“Ике һәйкәл дә Идел буенда иң матур урында урнашкан”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. ТР Дәүләт Киңәшчесе хәзерге вакытта әлеге объектларны ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирас исемлегенә кертү буенча эш алып барылуын сөйләде. “Киләчәктә дә әлеге юнәлештә эшләячәкбез”, - диде ул.
Аерым алганда, Болгар турында сөйләгәндә, ТРның беренче Президенты 922 нче елда Идел буе болгарлары тарафыннан рәсми рәвештә исламның кабул ителүенә багышланган Истәлек билгесе турында искә алды, анда дөньядагы иң зур басма Коръән урнаштырылган.
Юныс-Бәк Евкуров, Шәймиевнең әлеге эш - Татарстанның ике тарихи урынын яңадан торгызу белән мавыгуы таң калдырды, диде. Ингушетия делегациясе вәкилләренең берсе республика Дәүләт Киңәшчесен “Татарстан мәдәниятенең бөек сакчысы” дип атады. “Мин моның белән яшим”, - дип билгеләде Минтимер Шәймиев.
“Эшләр тулы куәт белән бара”, - диде ТР Дәүләт Киңәшчесе.
Презентациядән соң, Минтимер Шәймиев һәм Илдар Халиков Ингушетия Республикасы делегациясе вәкилләре белән аралаштылар.
“Татар-информ” МА, ТР Президенты матбугат хезмәте