Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Бөек Милли Мәҗлесе вице-спикеры Мераль Акшенер белән очрашты

02.04.2013

Төркиянең Бөек Милли Мәҗлесе вице-спикеры Мераль Акшенер белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты.

Вице-спикер Мераль Акшенер җитәкчелегендәге Төркия Республикасының парламент делегациясе Казанда “Долмбабахча” милли сарай-музееның традицион сәнгать күргәзмәсен (“Манеж” күргәзмә залы) ачу тантанасында катнашу өчен килде.

Төркия Республикасының парламент делегациясен үзебездә кабул итү безгә карата олы хөрмәт, диде Рөстәм Миңнеханов, бүген без икътисадый мөнәсәбәтләрне генә үстереп калмыйча, мәдәни мөнәсәбәтләрне дә ныгытырга, гуманитар өлкәләрдәге хезмәттәшлекне дә көчәйтергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, программа Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында дәвам итәчәк, анда бүген Төркия Президенты каршындагы төрек классик музыкасы хоры артистларының концеры булачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина