"Татнефть" ААҖ Директорлар советы 2012 елда компаниянең эш йомгаклары буенча фикер алышты

29.04.2013

Бүген Казанда (Татарстан Республикасы) “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы булды. 2013 елның өч ае эчендә компания бюджеты үтәлешенә йомгак ясалды, май аена бюджет расланды.

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты, “Татнефть” ААҖ Директорлар советы рәисе Р.Н. Миңнеханов алып барды.

2012 елга “Татнефть” ААҖнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары буенча фикер алышынды.

Үткән ел компания ятмаларында 26 млн 5 мең тонна нефть чыгарылган, ул 2011 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 77 мең тоннага артык. Планнан тыш 605 мең тонн нефть чыгарылган. Эксплуатациягә 303 чыгаручы скважина тапшырылган. Россия Федерациясендә Татарстан Республикасыннан читтәге ярдәмче җәмгыятьләрнең лицензион ятмаларында 302 мең тонна нефть чыгарылган.

Хисап чорында 285 мең тонна ШФЛУ эшкәртелгән һәм тапшырылган, юлдаш нефть газын чыгару күләме 843,5 млн. куб метр тәшкил иткән. Ашалчы ятмасында югары үзле нефть чыгару күләме 73 мең тоннадан арта, эшкәртү башланганнан бирле 210 мең тоннадан артып китә.

Геонавигацион алым белән 30 скважина борауланды. Хисап чорында катламнарны 376 гидравлик аеру башккарылган, уртача дебит артуы тәүлегенә 5,1 т тәшкил итә. Компания тарихында беренче мәртәбә”Д0” һәм “Д1а” проект горизонтларына девон горизонталь скважинасын бораулап булды.

Бер үк вакытта ике һәм аннан да күбрәк аерым-аерым эксплуатацияләү системасы 261 скважина белән җиһазландырылган, барысы әлеге җайланмалар белән 1177 скважина җиһазландырылган. Системаны эксплуатацияли башлаганнан бирле өстәмә рәвештә нефть чыгару 4,1 млн. тонна тәшкил итте.

Чыгаручы скважиналарда чылбыр үткәргечләре саны 11% ка - 1532 берәмлеккә артты. Скважиналар эшләүнең ремонтара чоры 1199 тәүлеккә җитте. Бу һаман да илнең иң эре компанияләре арасында иң зур күрсәткеч булып кала бирә.

Ресурсларны сак тоту программасын гамәлгә ашыру дәвам итә, башкарылган гамәлләр нәтиҗәсендә 2011 ел белән чагыштырганда нефть чыгаруга электр энергиясе чыгымының чагыштырма зурлыгы 0,9%ка кимегән.

Үткән ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда табыш-нетто (НДСтан һәм экспорт пошлинасыннан гайре) 8,2%ка арткан һәм 344,6 млрд. сум тәшкил итә. Финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча салым салганчы 87 миллиард сум табыш алынган. Чиста табыш 2012 елда алдагы ел белән чагыштырганда 21,7%ка арткан һәм 66,7 млрд. сум тәшкил итә.

Барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларга күчерелгән салымнар һәм түләүләрнең гомуми күләме 312 миллиард сум. Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына 24,6 млрд. сум күчерелгән.

“Татнефть” компанияләр төркеменең җитештерү эшчәнлегенең барлык төрләре буенча инвестицион программаны үтәүгә 63,6 млрд. сум җибәрелгән, шул исәптән нефть чыгаруга – 30 млрд. сум.

“Татнефть” ААҖ ятмаларын эшкәртү һәм файдалануның яңа технологияләрен гамәлгә кертүнең барышы буенча фикер алышынды. Геологик-техник гамәлләр нәтиҗәсендә үткән ел барлыгы 53% нефть чыгарылган.

Компаниянең нефть химиясе комплексы да уңай күрсәткечләргә ирешкән. Илебез заводлары һәм Россия Федерациясендә урнашкан чит илләр җитештерүчеләре тарафыннан шиннар җитештерүнең гомуми күләмендә Татарстан шиннары өлеше 31% тәшкил иткән, ә 2011 елда ул 26% булган.

Утырышта “Татнефть” акцияләре буенча дивидендлар турында, җәмгыять акционерларының еллык гомуми җыелышы турында мәгълүмат тыңланды, компания эшчәнлгенең башка мәсьәләләре каралды.


"Татнефть" ААҖ Матбугат хезмәте