Фәрит Мөхәммәтшин Ауропа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы утырышында катнаша
29.04.2013
ТР Дәүләт Советы Рәисе, Ауропа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының актуаль мәсьәләләр комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин конгресс бюросының чираттагы утырышында катнашу өчен Страсбургка китте.
Утырышта катнашучылар конгрессның март сессиясенә нәтиҗә ясый, комитет эше һәм эшчәнлек итү юнәлешләре буенча фикер алыша, чираттагы сессиягә әзерлек барышын караячак.