Рөстәм Миңнеханов "Казан - Аэропорт" пассажирлар йөртүнең интермодаль линиясен карады

27.04.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Горький тимер юлы башлыгы Анатолий Лесун озатуында, вокзал белән Казан аэропорты арасында пассажирлар йөртүнең интермодаль линиясен йөреп чыкты. Шулай ук аның белән бергә Казан мэры Илсур Метшин, республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстанның экология һәм табигатьтән файдалану министры Артем Сидоров, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм башкалар йөрде.

Тимер юл вокзалында Рөстәм Миңнеханов төп бинада булды. Татарстан Республикасы Президенты кафега керде, анда меню белән танышты.

Электропоездда алар вокзалдан алып аэропортка кадәр интермодаль линиянең яңа тармагы буенча бардылар. Тармакта төзелеш эшләре тәмамланган, хәзер автомобильләр өчен тимер юл өстеннән яңа юл үткәргеч салына.

Рөстәм Миңнеханов тимер юл тармагы тирәсен төзекләндерү буенча калган проблемалы урыннарга игътибар итте һәм аларда тәртип урнаштырырга кушты.  

"Казан" аэропортында соңгы тукталыштагы тимер юл терминалы пассажирларга хезмәт күрсәтүгә һәм поездлар кабул итүгә тулысынча әзер. Интермодаль йөретүләрне эксплуатациягә тапшыру май азагында планлаштырыла. Вокзалга кадәр "Аэроэкспресс" һәр сәгать саен китеп торачак.

Йөрү азагында Татарстан Республикасы Президенты реконструкцияләнә торган 1 нче терминалны карап чыкты. Рөстәм Миңнеханов ремонт эшләрен алып бару белән бергә, терминалдагы бүлмәләр ничек файдаланасын да уйларга кушты. Мисал өчен бүген файдаланылмый торган диспетчер вышкасын Татарстан Республикасы Президенты кафе яисә күзәтү мәйданчыгы итеп корырга тәкъдим итте.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Михаил Миронов