Фәрит Мөхәммәтшин халыкара “Петербург Сабантуе”нда катнашты

23.06.2013


Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ленинград өлкәсенең Всеволожск районы, Сярьга авылы тирәсендә беренче халыкара “Петербург Сабантуе”н карады.

Оештыру комитеты карары белән быел Сабантуйга халыкара статус бирелде. Бәйрәмгә Польша, Украина, Швеция, Финляндия, Төркия, Төрекмәнстан, Казахстан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Кыргыз илендә яшәүче милләттәшләребез килгән иде.

“Әлеге тарихи Сабантуйга (Төньяк башкалада бәйрәм беренче тапкыр моннан 100 ел элек үткәрелгән) зур шатлык хисләре белән килдем. Ул инде ничәмә-ничә еллар буе Ленинград өлкәсе җитәкчесенең хәер-рәхмәте белән үткәрелә”, – диде ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин Петербург Сабантуеның абсолют батырына Татарстан Президенты исеменнән яңа “Лада-Калина” ачкычын тапшырды.
Бәйрәм сәхнәсендә илебез кинематографы легендасы Михаил Боярскийның пәйда булуы тамашачылар өчен чын мәгънәсендә сюрпризга әйләнде. “Сабантуй – халыклар арасындагы дуслык бәйрәме, безне берничек тә аерып-бүлеп булмый! Бүген Д, Артаньян Сабантуй бәйрәменә килде! Зур рәхмәт!” – диде ул.