Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәрендә вокзал алды мәйданындагы җир асты парковкасын ачу тантанасында катнашты

26.06.2013

Бүген Казанда бер катлы 261 машина куерлык җир асты парковкасы һәм вокзал алды мәйданында сквер ачылды.

Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, "Ак Барс Банк" ААҖ идарә рәисе Роберт Миңнегалиев, "Ак Барс Банк" ААҖ Директорлар советы рәисе, «Связьинвестнефтехим» ААҖ генераль директоры Валерий Сорокин һәм башкалар катнаштылар.

Скверны төзекләндерү белән бергә паркингны төзү "Ак Барс Банк" ААҖ катнашында 2011 елның сентяберендә башланып китте. Парковка заманча җиһазландырылган һәм Казанның мөһим транспорт-күчеп утыру төенендә урнашкан. Объект Казан тимер юл вокзалы янындагы бөтен территорияне машиналардан бушатырга ярдәм итәчәк. Проектны гамәлгә ашыру барышында инде булган коммуникацияләрне күчерү буенча зур эш башкарылган.

Тантанада катнашучылар алдында ясаган чыгышында Рөстәм Миңнеханов әлеге объект шәһәргә үтә кирәк иде дип белдерде.  Без бөтенебез дә элек бу мәйдан нинди хәлдә булганын хәтерлибез, дип әйтте ул, хәзер монда интермодаль йөк һәм пассажирлар йөртүче линия урнашкан, вокзал алды комплексы, сквер - болар барысы да бер берсен тулыландыралар.  

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, вокзал алды скверы Татарстан кунаклары һәм шәһәр халкы өчен бик әйбәт ял урынына әйләнергә мөмкин.

ТР Президенты шулай ук җәйге Универсиада ахырына хәтле 261 машина урынлык паркинг түләүсез эшлиячәк дигән килешүгә килгәннәре турында хәбәр итте һәм автомобиль йөртүчеләрне яңа парковка хезмәте белән кулланырга чакырды. 

Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс Банк" ААҖкә шәһәргә шундый мөһим проектны гамәлгә ашырырга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Бу безнең барыбызга да бик зур бүләк, дип әйтте ул. 

Шуннан ТР Президенты проект төзелешендә катнашкан берничә төзүчегә, проектлаучыларга  бүләкләр бирде.

Тулырак мәгълүматны пресс-релиздан карагыз.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.