Яңалыклар

24.12.2013
Быел республикада табигатьне саклау буенча законның үтәлешен күз алдында тоткан 6800 тикшерү уздырылган. Чара кысаларында 2600 оешма һәм предприятие тикшерелгән. Тикшерүләр барышында 6 меңгә якын закон бозу очрагы ачыкланган. Әлеге очраклар буенча, 26 млн. күләмендә штраф салынган, судка 130 шикаять җибәрелгән. Бүген ТР Министрлар кабинетында узган брифинг вакытында ТР Экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров шундый мәгълүматлар китерде.
24.12.2013

Бүген Казанда "КАИ-Лазер"сәнәгать лазер технологияләренең региональ инжиниринг үзәге ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

24.12.2013

Татарстан Республикасы Президенты, “Татнефть” ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов компания Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды (Казан, Ирек мәйданы,1).

Директорлар советы 2013 елның 11 ае эчендә “Татнефть” ААҖ бюджетын үтәү йомгакларын карады һәм 2014 елның гыйнварына һәм 1 кварталына бюджет раслады.

23.12.2013
Бүген Казанда Татарстанның 2013 елдагы төзелеш өлкәсе эшләренә йомгак ясалды. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалыгы(ТКХ) министрлыгы киңәшмәсендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
23.12.2013

РФ Дәүләт Советы һәм РФ Президенты каршындагы РФ социаль-икътисадый үсешнең максатчан күрсәткечләренең казанышларын мониторинглау комиссиясенең уртак утырышын бүген Россия Президенты Владимир Путин уздырды. Утырыш Кремльдә узды (Мәскәү).


23.12.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кайбер федераль ведомстволарның аеруча зур эшләр башкарган хезмәткәрләренә 2013 елгы җәйге универсиаданы оештыруга һәм уздыруга зур өлеш керткәннәре өчен Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын уздыру йомгаклары буенча бүләкләр тапшыру тантанасы Мәскәү шәһрендә, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге бинасында узды.

Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре – “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре һәм Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатлары 13 кешегә тапшырылды.

23.12.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Галым Оразбәков белән очрашты. Очрашу Мәскәүдә Татарстан Республикасының РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге бинасында узды.

21.12.2013

Бүген Лаеш районы Усад авылында “ICL-КПО ВС” ААҖ инженер үзәген ачу тантанасы булды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. ICL-КПО ВС – мәглүмат технологияләре өлкәсендә комплекслы карарлар һәм консалтинг, проектлау, мәгълүмат системалары кертү һәм гарантияле һәм сервис хезмәте тәкъдим итүче әйдәп баручы Россия компаниясе.

21.12.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаешта светодиодлы яктырткычлар җитештерүче “Ферекс” заводын ачты. Лаеш районы территориясендә бу компаниянең икенче предприятиесе ачылу күңелле вакыйга. Алар үзләрен ышанычлы тәэмин итүчеләр буларак күрсәтте. Без Универсиада вакытында сезнең продукциянең яктысын тойдык. Сезнең перспективаларыгыз яхшы, продуктыгыз конкурентлыкка сәләтле”, - диде Татарстан Президенты производствоны эшләтеп җибәрү тантанасында.

21.12.2013

2013 елда Татарстан Республикасында игенчелек тармагын үстерүгә 20 млрд. сумнан артык акча тотылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары-ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Битләр: << 1691 1692 1693 1694 ( 1695 ) 1696 1697 1698 1699 1700 >>