Яңалыклар

23.10.2013
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Илдар Халиков 2013 елның 22 октябрендә ТР Президентының ТР ның РФ дәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге җитәкчесенең хокукый статусы мәсьәләләре буенча аерым указларына үзгәрешләр кертү турындагы Указны имзалады.
23.10.2013
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Франция Икътисад һәм финанс министрлыгының Луара һәм Атлантик Луара җирләрендә Дәүләт финанс идарәсе башлыгы Кристиан Де Буадефр белән очрашты.
Ике яктан да катнашучылар 2014 елда хезмәттәшлек перспективалары, шулай ук дөньядагы икътисад һәм финанс системасы өлкәсендәге хәлләр хакында фикер алыштылар.
23.10.2013
Бүген ТРның Югары Ослан районындагы “Казан” таудан чаңгы шуу комплексында “Татарстан Республикасы муниципаль районнары башлыкларының идарәчел компетенцияләрен һәм һөнәри әһәмиятле күнекмәләрен үстерү” темасына белем бирү программасы башланып китте. Район хакимият башлыклары алдында беренче лекцияне Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков укыды.
23.10.2013
21 октябрьдә ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә Татарстан Республикасында алкогольле һәм спиртлы эчемлекләр продукциясе әйләнешендә күзәтү буенча Совет утырышын уздырды.
22.10.2013
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Министрлар Кабинеты Президиумы утырышын уздырды, анда “Татарстан Республикасының мировая судьялар эшчәнлеген оештыру, шул исәптән матди-техник тәэмин ителеше турында” мәсьәләләр каралды. Утырышта ТР Хөкүмәте беренче вице-премьеры Равил Моратов, ТР Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе - вице-премьер Шамил Гафаров, Татарстан Хөкүмәте рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.
19.10.2013
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2013 елның 19-27 октябрьләрендә кыска вакытлы ялда була.
19.10.2013
Татарстан Республикасында 18 октябрьгә 1 млн. 768,5 мең кв.м торак тапшырылган, ул 2013 елга еллык заданиенең 73,3%ын тәшкил итә. Бу хакта ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Төзелеш, транспорт, торак-комуналь һәм юллар хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин хәбәр итте. Видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары белән узган киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
19.10.2013
Татарстан Республикасында 41,2 мең га шикәр чөгендере җыеп алынган, бу барлык мәйданның 72%ын тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 14 мең га мәйданда шикәр чөгендере җыеп аласы бар, эш тәүлек буена бара. Бүген бу хакта Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйр Нуретдинов хәбәр итте. Видеоконференцэлемтә режында республиканың барлык мунициципаль районнары белән узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
18.10.2013
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Татарстанның Халык шагыйре, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Равил Фәйзуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган кичә узды. Юбилярны котларга ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, дуслары, коллегалары, аның иҗатын яратучылар килде.
18.10.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе муниципаль районына эш визиты белән барды. Аны Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юллар хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин һәм башкалар озата йөрде.

Битләр: << ( 1691 ) 1692 1693 1694 1695 1696 1697 1698 1699 1700 >>