Яңалыклар

30.12.2013
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә “Сетевая компания” ААҖ нең Директорлар советы утырышы узды.
30.12.2013

2013 елның 30 декабреннән 2014 елның 8 январенә хәтле Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чиратлы ялда була. Татарстан Республикасы Конституөиясенең 98 ст. нигезендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын бу дәвердә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков башкарачак.

28.12.2013
Бүген Казанның ИТ-паркында «IТ-чемпион» республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурста җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды.
28.12.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Резиденциясендә фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премияләрен тапшыру тантанасы булды. Галимнәргә бүләкләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Быел премиягә билгеләнгән 8 эшнең 5се фундаменталь характерда, ә 3се производствога яңа фәнни эшләнмәләр кертү белән бәйле.
28.12.2013

Татарстан Республикасында кулланучылар кооперациясе хәле турында бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

28.12.2013

Татарстан Республикасында 24143 күп балалы гаилә җир кишәрлекләрен алу исемлегенә кертелгәннәр. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министр Азат Хамаев хәбәр итте.  Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

28.12.2013
Татарстан Республикасында 2013 ел нәтиҗәләре буенча 2 млн. 398,2 мең кв.метр торак сафка кертелгән, план 100 %ка үтәлгән. Бу хакта бүген республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 
27.12.2013

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Меңьеллык паркындагы чыршыны, Курчак театры янындагы боз шәһәрчеген, Kazan-Arena стадионын карады. Аны Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.

27.12.2013

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, яңа “Алабуга 500 кВ” подстанциясен тоташтыру уңаеннан, “Челтәр компаниясе” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиевкә котлау телеграммасын юллады. 

27.12.2013
2015 елга кече һәм урта эшмәкәрлекнең өлеше Татарстан Республикасының тулай төбәк продукты (ВРП) күләмендә 34%ка җитәргә тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзаларының еллык җыелышында Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе урынбасары Артур Николаев хәбәр итте.
Бу чара ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукын яклау буенча вәкил Тимур Нагуманов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, республика эшмәкәрлек вәкилләре катнашты.

Битләр: << 1691 1692 ( 1693 ) 1694 1695 1696 1697 1698 1699 1700 >>