Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин Азнакай һәм Баулы районнарында эшлекле очрашуда була

21.02.2014

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин Азнакай һәм Баулы районнарында эшлекле очрашуда була.

Баулы районында Алексей Песошин энергетика объектларының эшчәнлеге белән танышачак (“Татгазэнерго” ЯАҖ филиалы), Баулы муниципаль районының 2013 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләренә һәм 2014 елга куелган бурычларга багышланган район Советы утырышында катнашачак.

Көннең икенче яртысында Алексей Песошин Азнакайда “Тамчыкай” балалар бакчасында булачак, “Яшьләр бакчасы” паркын һәм төзелеп ятучы “Восток” мәдәни-күңел ачу комплексын караячак. Шулай ук Азнакай муниципаль районының 2013 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләренә һәм 2014 елга куелган бурычларга багышланган район Советы утырышында катнашачак.


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.