Илдар Халиков Ertico - ITS Europe компаниясе вәкилләре белән очрашты
26.02.2014
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Ertico – ITS Europe компаниясе вәкилләре белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, Татарстан ягыннан анда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Артем Хохорин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов һ.б. катнашты.
Илдар Халиков Ertico – ITS Europe компаниясенең хезмәттәшлек һәм коммуникация мәсьәләләре буенча департамент директоры Расмус Линдхольмны сәламләп, бу компания күптән инде Европа автоюлларында юл хәрәкәте иминлеген күтәрү проектларын гамәлгә ашыру белән шөгыльләнә, һәм бүген дә бу проблемалар дөньяның күп илләре өчен актуаль, дип белдерде.
Бу чарада ике яктан да катнашучылар, юл хәрәкәте иминлеген күтәрү өлкәсендә хезмәттәшлек, Россия һәм Евросоюз илләре территориясе буенча уза торган халыкара транспорт коридоры буенча йөкләрнең һәм транспорт чараларының хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.