"Россия гаиләләре өчен торак" федераль программасы буенча Татарстанда эконом-класс торакларын төзүдә ярдәм мәсьәләләре турында бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә сөйләштеләр. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Александр Плутник катнашты.
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев белән очрашты. Очрашу Горкида (Мәскәү өлкәсе) узды.
Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, регионның социаль-икътисадый хәле турында кыскача гына сөйләде.
"2013 елда Татарстан агросәнәгать комплексы үсеше йомгаклары һәм 2014 елга авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру юллары" Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышының Интернет челтәре аша трансляциясе 2014 елның 19 февралендә ТР Хөкүмәтенең рәсми порталында оештырылачак. Йомгаклау коллегиясендә Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.
Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы – Татарстан икътисады үсешенең таяныч ноктасы. Мондый фикерне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы советларының йомгак сессиясендә чыгыш ясаганда белдерде. Сессия башланыр алдыннан Татарстан Президенты дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең күп функцияле үзәгендә булды. КФҮтә дәүләт теркәве, кадастр һәм картография органнары, ТКХ һәм төзекләндерүнең, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренең, төзелеш һәм архитектураның муниципаль органнары, загс, миграция хезмәте, салым хезмәте, социаль хезмәт органнары, пенсия фонды урнашкан. Барлыгы КФҮтә 100дән артык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтелә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Чаллы шәһәренә барды. Автоградта ул кайбер объектларда булды һәм шәһәр инфраструктурасын һәм социаль өлкәсен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлары советы утырышы булды, анда ТР икътисады өчен перспектив тәкъдимнәр каралды. Ягулык элементлары үсеше перспективалары турында РФАның Казан фәнни үзәге А.Е.Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институты профессоры Марсил Кадыйров сөйләде. Ул искәртеп үткәнчә, 70 нче еллар уртасыннан “водород энергетикасы” төшенчәсе формалашкан. Энергия йөртүче водородның өстенлекләре турында сөйләгәндә, чыгыш ясаучы аның запасларының чиксез булуын, транспортировкалау өчен универсальлеген билгеләп үтте.
Түбән Кама муниципаль районы Советы утырышыннан Интернет-трансляция иртәгә, 2014 елның 18 февралендә, Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайтында оештырылачак - http://e-nkama.ru/press/online/
Утырыш Түбән Кама муниципаль районынның 2013 елда социаль-икътисадый үсеш йомгакларына һәм 2014 елга бурычларына багышланачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида Россия җыелма командасының Җанатарлар йортында булды. Россия Олимпия комитеты президенты Александр Жуков хөрмәтле кунакка Йортның зоналарын һәм экспонатларын күрсәтте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2014 елгы XXII Кышкы Олимпия уеннары башкаласы - Сочи шәһәренә килде. Килеп төшүгә Рөстәм Миңнеханов ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов һәм "Казан 2013" башкарма дирекциясе" АКО генераль директоры Азат Кадыров белән Олипия паркына юнәлде.