Яңалыклар

26.03.2014
Бүген Страсбургта Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының XXVI сессиясе кысаларында төбәкләр Палатасы утырышы булды. Утырышта ТР ДС Рәисе, Европа төбәкләре Ассамблеясы бюросы әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
26.03.2014

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш буенча Совет утырышы узды. Утырыш эшендә шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Премьер-министры Илдар Халиков, министрлык һәм ведомстовлар җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.

26.03.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Иминлек советы һәм Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең киңәйтелгән уртак утырышын уздырды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары катнашты.

25.03.2014

Инновацион территориаль кластерларны үстерү синергетик нәтиҗә бирергә, яхшы мәгънәсендә чылбырлы реакция тудырырга тиеш. Бүген бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Казандагы киңәшмәдә хәбәр итте, киңәшмә Казан дәүләт энергетика университетында (КДЭУ) узды. Исегезгә төшерәбез, Дмитрий Медведев бер көнлек эш сәфәре белән Казанда. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович һәм башкалар катнашты.

25.03.2014
Бүген Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Казан дәүләт энергетика университеты (КДЭУ) студентлары һәм аспирантлары белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович һәм башкалар катнашты. «Сезнең яхшы комплектацияләнгән вуз», - дип әйтте очрашуны башлап Дмитрий Медведев. Аерым алганда, ул вузның үз подстанциясе барлыгына игътибар итте. 
25.03.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевка Татарстан Республикасында кайбер социаль программаларны гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, Дмитрий Медведев эш сәфәре белән Татарстан башкаласы Казанда.

Дмитрий Медведев белән Рөстәм Миңнехановның ике яклы очрашуы инновацион территориаль кластерлар үсешенә багышланган киңәшмәдән соң Казан дәүләт энергетика университетытында (КДЭУ) узды.

25.03.2014
Бүген РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Казанга эш сәфәре кысаларында КДЭУда булды. Аны РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, РФ вице-премьеры Аркадий Дворкович, РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар озата барды.
25.03.2014
Бүген Казанда Татарстан Республикасында игълан ителгән Мәдәният елының тантаналы ачылышы узды. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узган тантанада РФ мәдәният министры Владимир Мединский, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
25.03.2014

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа кадрлар билгеләп кую турындагы указларга имза алды.

25.03.2014

Бүген РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Россиядә беренче шәхси "Navigator Campus" технопаркында булды. Дмитрий Медведев белән бергә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, РФ вице-премьеры Аркадий Дворкович, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар Казандагы технопаркка килде.

Битләр: << ( 1661 ) 1662 1663 1664 1665 1666 1667 1668 1669 1670 >>