Яңалыклар

05.02.2014

Татарстан Республикасында һәр шәһәрдә һәм һәр районда шартлар тудырылмаса, кече һәм урта эшкуарлык киләчәктә үсмәячәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы йомгаклау коллегиясенең уртак утырышында хәбәр итте.

Коллегия Халыкара мәгълүмат үзәгендә (Универсиада авылы, Казан) узды һәм "Предприятиеләрне инновацион үстерү - республика икътисадының конкуренциягә сәләтлелеген арттыру" темасына багышланды. Чара on-line режимында интернет челтәрендә трансляцияләнде (Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталыннан – www.prav.tatarstan.ru)

05.02.2014
Бүген Татарстан Республикасы Икътисад һәм Сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларының "Предприятиеләрнең инновацияле үсеше - республика икътисадының көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру нигезе" темасына уртак йомгаклау коллегиясе булды.

Уртак коллегия Халыкара мәгълүмат үзәгендә (Универсиада авылы, Казан) узды. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Федераль Җыелышы федерация советы әгъзалары, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, РФ Икътисади үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше департаменты директоры Наталья Ларионова, шушы ук министрлыкның Махсус икътисади зоналар һәм төбәк үсеше проектлары департаменты директоры Андрей Соколов катнашты.
05.02.2014

Бүген Татарстан Республикасында икътисад кимендә 5-6%ка артсын өчен конкрет адымнар һәм яңа проектлар турында уйларга кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Икътисад министрлыгы һәм ТР Сәнәгать министрлыгының уртак йомгаклау коллегиясендә белдерде. Уртак коллегия Халыкара мәгълүмат үзәгендә уза (Казан, Универсиада авылы) һәм "Предприятиеләрне инновацион үстерү - республика икътисадының конкуренциягә сәләтлелеген арттыру" темасына багышланган. Чара on-line режимда интернет челтәре аша трансляцияләнә (www.prav.tatarstan.ru). Уртак коллегия эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасыннан РФ Дәүләт Думасындагы депутатлар, РФ Федераль Җыелышының Федерация Советы әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстовлар, Татарстан Республикасы предприятиеләре вәкилләре, шулай ук РФ Икътисад үсеше министрлыгының махсус икътисадый зоналары һәм региональ үсеш проектлары департаменты директоры Андрей Соколов һәм РФ Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше департаменты директоры Наталья Ларионова катнашалар.

04.02.2014
ТР Икътисад министрлыгы һәм ТР сәнәгать министрлыгының уртак йомгаклау коллегиясен интернет-трансляцияләү иртәгә , 5 февральдә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәсми порталында (http://prav.tatarstan.ru/) оештырылачак.
Барлык интернеттан файдаланучылар on-line режимында утырышта виртуаль катнашучы була ала.
04.02.2014
Сочида узачак Олимпиадада алтын медаль яулаган спортчылар Россия Федерациясе Хөкүмәтеннән 4 әр миллион сум акча алачак. Беренчелеккә лаек булган Татарстан спортчыларына шулай ук 4 миллион сум акчалата премия биреләчәк.
04.02.2014

Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет президиумы утырышының темасы энергия һәм чималның яңартыла торган чыганакларын үстерүгә багышланды, аны бүген Белгородта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев уздырды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

04.02.2014

«Энергомаш» ЯАҖ Белгород металл конструкцияләре заводы - дөнья дәрәҗәсендә конкурентлыкка сәләтле Россиядә иң әйбәт предприятиеләрнең берсе. Мондый фикерне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген предприятиедә булганнан соң белдерде.

03.02.2014
Мөслим районында талантлы һәм булдыклы кешеләрнең күп булуы территориянең уңышлы үсешенә ышанырга мөмкинлек бирә. Мондый фикерне бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бу районда булган эшлекле очрашу барышында белдерде.
03.02.2014
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстанның Сарман районында эш сәфәре белән булды. Ул узган ел файдалануга тапшырылган берничә объектта булды, аларда урнашкан учреждениеләр эшчәнлеге белән танышты, муниципаль берәмлекнең 2013 ел социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләренә һәм 2014 ел бурычларына багышланган район советы сессиясендә катнашты.
03.02.2014

Бүген Казанга кыска эш визиты белән Россия Президенты ярдәмчесе Владислав Сурков килде. "Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты ярдәмчесе Әсгать Сәфәров каршы алдылар. Килеп төшүгә Владислав Сурков Рөстәм Миңнеханов белән югары технологияләр өлкәсендәге технопаркка - ИТ-паркка юнәлде (Казан, Петербург ур.).

Битләр: << 1651 1652 1653 1654 1655 1656 ( 1657 ) 1658 1659 1660 >>