Яңалыклар

02.11.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Куба Министрлар Советы Рәисе урынбасары Рикардо Кабрисс белән очрашты. Очрашу Гавананың Революция сараенда узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.

02.11.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Гаванага (Куба Республикасына) килде. Гавана халыкара аэропортында аны Россия Федерациясенең Кубадагы Гадәттән тыш Һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Михаил Камынин каршы алды.

01.11.2014

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе 2014 елның 9 аенда хуҗалыкларның бөтеен категорияләре буенча 150,1 млрд. сум тәшкил итте, шул исәптән үсемлекчелек – 61,5 млрд. сум, терлекчелек - 88,6 млрд. сум. 2013 елның шул ук дәвере белән чагыштырганда, 105,2 % үсеш. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

01.11.2014

Татарстан Республикасында 2014 программасы буенча күп фатирлы торак йортларда капиталь ремонтау бөтен 793 объектта тәмамланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 


01.11.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Яңа Савин районында Адоратский урамы буенча күпләп-берәмләп сату базарында оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Биредә фермерлар, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси хуҗалыклар һәм Татарстанның Кулланучылар берлеге тарафыннан авыл хуҗалыгы продукциясе белән сәүдә җәелдерелгән.

31.10.2014

Академик Ренат Мөслимов Татарстанның һәм бөтен Россиянең нефть сәнәгатен торгызуга һәм үстерүгә бик зур өлеш кертте. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефтенең күренекле затына 80 яшь тулуга багышланган Казан федераль университетының Гыйльми һәм Попечительләр советларының тантаналы чарасы барышында хәбәр итте.

31.10.2014
Бүген Татарстан Хөкүмәте рәисе урынбасары Васил Шәйхразиев Балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе утырышын уздырды. Утырыш эшендә республика министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук- видеоконференцэлемтә режимында- муниципаль районнар вәкилләре катнашты.
31.10.2014
Бүген Сочида федераль башкарма хакимият органнары һәм Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимият органнары җитәкчеләре катнашында гражданнар оборонасы проблемаларына багышланган бөтенроссия киңәшмәсе узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
31.10.2014

Кичә Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кайбер федераль министрлыклар җитәкчеләре: РФ Спорт министры Виталий Мутко, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм ГХМ җитәкчесе Владимир Пучков белән очрашты.

30.10.2014

Бүген V чакырылыш ТР Дәүләт Советының өченче утырышында "2014 елга, 2015 һәм 2016 еллардагы планлы чорга Татарстан Республикасы бюджеты турында"гы ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында" 22-5 номерлы Татарстан Республикасы Законы проекты беренче укылышта каралды. Утырышта исә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаша.

Битләр: << 1561 1562 ( 1563 ) 1564 1565 1566 1567 1568 1569 1570 >>