Яңалыклар

25.11.2014

ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов адресына җибәрелгән хатта хәбәр ителә. Исегезгә төшерәбез, ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова «Болгар» тарих-архитектура комплексын ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертүне бәйрәм итү уңаеннан уздырылган чаралар кысаларында Татарстан Республикасына килгән иде (2014 елның 20 августы).

25.11.2014
Казан метросы һәм “Казан” халыкара аэропорты – Россиядә инвалидлар өчен иң җайлаштырылган объектлар. Бу хакта бүген, 3 декабрьдә башланачак инвалидлар декадасына багышланган, ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр ителде.
25.11.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Чара ТР Хөкүмәте йортында үтте (Казан, Ирек мәйданы, 1). Утырышта 2014 елның 10 аенда компаниянең бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды, агымдагы елның декабрь аена, шулай ук 2015 елга бюджет расланды.

24.11.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Икътисадны модернизацияләү һәм Россияне инновацион үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы совет президиумы утырышында катнашты.

Чара Краснодар краенда (Усть-Лабинский районы, Железный хуторы) уздырылды, утырышның төп темасы илнең агросәнәгать комплексы буенча фикер алышу булды.

Утырышны Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев уздырды.

23.11.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлегенә эш сәфәре кысаларында БМӘ икътисад министры Солтан бән Саид Әл-Мансури белән очрашты. Очрашу Дубайда узды.

22.11.2014

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында “Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт хезмәткәре” республика конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.  “Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт хезмәткәре” республика конкурсының кагыйдәләре буенча ул ел саен Татарстан Республикасы дәүләт хезмәте дәрәҗәсен күтәрү, дәүләт идарәсенең алдынгы тәҗрибәләрен тарату, иң яхшы профессиональ алымнар һәм белемгә ия дәүләт хезмәткәрләрен ачыклау һәм аларны бүләкләү максатында үткәрелә. 

22.11.2014

Социаль ипотека механизмын кулланып, кешеләрне авария хәлендәге торактан күчерү буенча Татарстандагы бүгенге схема – проблеманы хәл итүнең бердәнбер мөмкинлеге. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында уздырылган традицион атналык республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

21.11.2014
Бүген Казанның "Татнефть -арена" боз сараенда “Turkvizyon-2014” II Халыкара җыр конкурсы финалы булды. Финал өлешендә 15 җырчы чыгыш ясады. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТӨРКСОЙ генераль секретаре Дүсен Касеинов, төрки телле илләрнең һәм оешманың төбәк-әгъзалары мәдәният министрлары мәртәбәле кунак сыйфатында катнашты.
21.11.2014
Бүген Казан Ратушасында ТӨРКСОЙ Халыкара төрки мәдәният оешмасы Даими шурасының XXXII утырышы бара. Утырышның ачылышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТӨРКСОЙ Генераль секретаре Дүсен Касеинов катнашты.
21.11.2014

Бүген Татарстан Республикасы Презхиденты Рөстәм Миңнеханов "Казан - төрки дөньяның мәдәни башкаласы 2014" елын ябу тантанасына килгән делегацияләр җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов "Казан - төрки дөньяның мәдәни башкаласы 2014" елын ябу тантанасына килгән илләр делегацияләре вәкилләренә рәхмәт белдерде. Без бергә дөнья мирасы байлыгын саклап калырга тырышабыз, илләребез арасында хезмәттәшлекне ныгытабыз, дип әйтте ул. Казан - Астана һәм Икешәһәрдән соң төрки дөнья башкаласы исеменә лаек булучы өченче шәһәр, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Битләр: << ( 1571 ) 1572 1573 1574 1575 1576 1577 1578 1579 1580 >>