Яңалыклар

17.12.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Будапештта Венгрия Дәүләт собраниесе (парламенты) Рәисенең беренче урынбасары Янош Латорцаи белән очрашты.

Очрашу Венгриянең Парламент бинасында узды, чарада Россия Федерациясенең Венгриядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Владимир Сергеев та катнашты.

16.12.2014

Словения бизнесы Россия икътисады белән кызыксына,һәм Россия – без хезмәттәшлекне үстерергә теләгән ил. Бүген бу хакта Люблянада Словения Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының конференц-залында узган Татарстан-Словения бизнес-форумында катнашучылар сөйләштеләр. Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры, сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Словения хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Николай Никифоров, Россиянең Словения Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Доку Завгаев, шулай ук Словения Республикасы бизнес вәкилләре, Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары катнашты.

16.12.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Словения Республикасының икътисадый үсеш һәм технологияләр министры Здравко Почивальшек белән очрашуда киләсе сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Словения хөкүмәтара комиссиясен Казанда үткәрергә тәкъдим итте. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Словения башкаласы Любляна шәһәренә эш визиты кысаларында узды. Очрашуда шулай ук Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Россиянең Словения Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Доку Завгаев, шулай ук Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары катнашты.

16.12.2014

Словения Республикасы Россия һәм аның регионнары белән хезмәттәшлекне киңәйтергә, конкрет нәтиҗәләргә ирешергә тели. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Словения Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Митя Бервар хәбәр итте.

Очрашу Словения Парламенты бинасында (Любляна) узды, анда Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Россиянең Словения Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Доку Завгаев, шулай ук Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары катнашты.

16.12.2014
Татарстанда бүгенге көнгә 41 мең шәхси эшмәкәр Пенсия фондына 1,7 млрд сумга бурычлы. Предприятиеләрнең фондка бурычы 2,6 млрд сум тәшкил итә. Бу мәгълүматны бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Марсель Имамов хәбәр итте.
16.12.2014
Ел башыннан Татарстанда 175 мең литр легаль булмаган алкоголь һәм спиртлы эчемлек әйләнештән алынган, шул исәптән 44 мең л Казакъстаннан, 51 мең л исерткеч Төньяк Осетиядән кертелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары – полиция башлыгы Рафаил Гыйльманов хәбәр итте.
16.12.2014
Бүген Татарстанның Балык Бистәсе районында “Котлы-Бөкәш” 220 кВ подстанциясенең реконструкциядән соң тантаналы ачылышы узды. Ачылыш тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
15.12.2014
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Любляна шәһәрендә (Словения Республикасы) Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертында булды. Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Словениягә эш визиты белән килде (2014 елның 15-16 декабрь). Чара «Гранд отель Юнион» (Любляна) концертлар залында узды.
15.12.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Словения башкаласы Люблянага эш сәфәре белән килде.

Любляна халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Россиянең Словения Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Доку Завгаев каршы алды.

15.12.2014

Бүген Казанның “Корстон” комплексында “Татарстан мирасы” бренды презентацияләнде. Татарстан Хөкүмәте һәм “Апостол” Стартегик коммуникацияләр үзәге белән берлектә тормышка ашырылган проектны тәкъдим итү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм башка рәсми затлар катнашты.

Битләр: << ( 1561 ) 1562 1563 1564 1565 1566 1567 1568 1569 1570 >>