Яңалыклар

21.10.2014
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Россия шахмат федерациясенең Попечительләр Советы әгъзасы Минтимер Шәймиев Россия шахмат федерациясе идарәсе рәисе, суперфиналның оештыру комитеты әгъзасы Марк Глуховский белән очрашты.
21.10.2014
Татарстанда быел салым органнары физик затлардан 4,4 млрд сумнан артык милек салымнарын җыюны планлаштыра. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте.
21.10.2014
Быел Татарстан Хөкүмәтенең “Алгарыш” программасы кысаларында 222 кеше грант алды. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов белдерде.
20.10.2014
Бүген Казанда IV (XX) Бөтенроссия археология съезды ачылды. Аның пленар утырышында Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу буенча “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Россия тарих җәмгыяте рәистәше, РФАнең Себер бүлеге Археология һәм этнография институты директоры Анатолий Деревянко, РФА академигы, РФАнең Археология институты директоры Николай Макаров, ТР Фәннәр академиясенең А. Халиков исемендәге Археология институты директоры, КФУның этнология кафедрасы мөдире Айрат Ситдыйков, ТР ФА вице-президенты Җәүдәт Сөләйманов, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.
20.10.2014
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Инвестицион үсеш агентлыгы коллективына яңа җитәкче - Талия Миңнуллинаны тәкъдим итте.
19.10.2014
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2014 елның 20-27 октяберендә кыска вакытлы ялда була.
18.10.2014

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә указ имзалады. 2014 елның 17 октябереннән ПУ-992 номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Якупов Линар Гәбделнур улы Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгының җитәкчесе вазыйфасыннан азат ителгән.

18.10.2014
Татарстанда 2014 елда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы тәмамланды – эшләр барлык 793 йортта тәмамланды. Бу хакта бүген видеоконференция режимындагы атналык киңәшмәдә хәбәр ителде, аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 
17.10.2014
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Стратегик инициативалар агентлыгының генераль директоры Андрей Никитин белән очрашты.
17.10.2014
ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларының торышын контрольдә тотучы оператив штабның чираттагы утырышын уздырды. Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды.

Битләр: << 1561 1562 1563 1564 1565 1566 ( 1567 ) 1568 1569 1570 >>