Муниципаль берәмлекләр башлыклары үз муниципалитетларындагы икътисад торышы буенча тулы мәгълүматка ия булырга тиешләр. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимындагы атналык киңәшмәдә белдерде.
Кичә «Татнефтехиминвест-холдинг»та ТР нефть, газ һәм химия комплексында 2014 ел нәтиҗәләрен һәм чит илләрдән кертелә торган товарларны алмаштырырлык продукцияне үзебездә җитештерү мәсьәләсен карадылар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучылар игътибарын РФ Хөкүмәтенең кризиска каршы программасына актив кушылуга һәм Татарстан предприятиеләреннән тәкъдимнәр әзерләүгә юнәлтте. Ул төп бурыч итеп базарны саклау һәм чит илгә товар чыгаруны арттыруны атады. Аның сүзләренә караганда, машина төзелеше һәм кече бизнес авыр хәлдә. Процент ставкалары югары булган банк кредитларын алу - проблемалы мәсьәлә. ТР Президенты тармак министрлыкларына кризиска каршы программа һәм читтән кертелә торган товарларны алмаштырырлык продукция җитештерү буенча чаралар кысаларында ташламалар алу өчен перспективалы проектларны анализлауны йөкләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Смарт Сити Казан» инвестицион технополисы территориясендә торак төзелеше мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган киңәшмәдә шулай ук республика Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.