Яңалыклар

22.04.2015

Бүген Чаллыга эш сәфәре белән «Газпром» ААҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер килде. Визитның максаты – «КАМАЗ» ААҖдә табигый газда эшләүче техника җитештерү линиясен ачу тантанасын.

«Газпром» ААҖ идарәсе рәисе, Алексей Миллер, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе НаильМәһдиев белән бергә, «КАМАЗ» ААҖдә табигый газда эшләүче техника җитештерү линиясен ачу тантанасында катнашты.

Алексей Миллер һәм Рөстәм Миңнеханов, тантанада катнашучылар «КАМАЗ» шассисы базасында газ техникасын җитештерүнең технологик чылбыры, шулай ук газ баллоны җайланмаларын урнаштыру үзенчәлекләре белән таныштылар.

22.04.2015

Нефть-газ комплексы – бүген Татарстан икътисадының төп элементы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов"Түбән Кама нефть химиясе" ҖАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында хәбәр итте. Чарада шулай ук "Түбән Кама нефть химиясе" ҖАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин, "Таиф" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм башкалар катнашты.

Чарада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, "Түбән Кама нефть химиясе" ҖАҖ Россиядә генә түгел, бөтен Европада иң эре предприятиеләрдән санала.

22.04.2015
Бүген Казанда Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ихтыяҗлары өчен кирәкле заманча техника һәм кирәк-яраклар күргәзмәсен карады.

Экспозиция “Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең Кризиска каршы идарә үзәге” территориясендә урнашкан иде (Казан, Яруллин ур., 1.).
22.04.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре белән барды.

Рөстәм Миңнеханов башта "Түбән Кама нефть химиясе" ҖАҖдә булды. Рөстәм Миңнехановны "Түбән Кама нефть химиясе" ҖАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин, "Таиф" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм башкалар озата йөрде.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы караган беренче объект – изопрен-мономер җитештерүче завод.

21.04.2015
Куба Республикасы делегациясе әгъзалары Куба Республикасы Министрлар Советы рәисе урынбасары, Сәүдә-икътисад һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Рикардо Кабрисас җитәкчелегендә Казан вертолет заводында (“Россия вертолетлары” холдинг составына керә) булдылар.
21.04.2015

Бүген Татарстан Республикасына эш сәфәре белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин килде. «Казан» халыкара аэропортында Дмитрий Рогозинны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

21.04.2015
2015 елның 21 апрелендә Куба Республикасы Министрлар Советы рәисе урынбасары, Сәүдә-икътисад һәм фәнни-техник Россия-Куба хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Рикардо Кабрисас ТР буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең Кризиска каршы идарә үзәгендә булды.
21.04.2015

Татарстан Республикасы Куба белән инновацион мәйданчыклар, махсус икътисадый зоналар булдыру тәҗрибәсен уртаклашырга әзер. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Куба Республикасы Министрлар Советы Рәисе урынбасары, Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Рикардо Кабрисас Руис белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Куба Республикасы җитәкчелегенә бу визитны оештыруда ярдәм иткәне һәм Татарстан Республикасы делегациясенең 2014 елның ноябрендә Кубага эш сәфәре барышында күрсәтелгән кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде.

21.04.2015

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы президиумы утырышында Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы вәкилләрен Җирле үзидарә көне белән котлады.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2013 елдан алып 21 апрель көнне Россиядә Җирле үзидарә көне бәйрәм ителә. Бу хактагы Указга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2012 елның 10 июнендә имза салды.

21.04.2015
Бүген Казанга көннең икенче яртысында Куба Республикасы Министрлар Советы рәисе урынбасары Сәүдә-икътисад һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Рикардо Кабрисас килде.

“Казан” халыкара аэропортында Рикардо Кабрисасны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм башка рәсми затлар каршы алды.

Битләр: << ( 1511 ) 1512 1513 1514 1515 1516 1517 1518 1519 1520 >>