Рөстәм Миңнеханов «Зенит-Казан» командасының Россия чемпионатында җиңүе уңаеннан «Газпром» ААҖ Идарәсе рәисе А.Б.Миллер адресына телеграмма җибәрде.
«Хөрмәтле Алексей Борисович! Татарстанлылар исеменнән, шәхсән үз исемемнән Сезне «Зенит-Казан» командасының Россия чемпионатында җиңүе белән чын күңелдән котлыйм. Җиденче мәртәбә Казан волейболчылары илдә үзләренең иң яхшы спортчылар титулын ышанычлы расладылар, ныклы, кызыклы уен, искиткеч осталык һәм куйган максатларына ирешә белүләрен гаҗәеп матур итеп күрсәттеләр. «Зенит»ның быелгы «алтын» сезоны – һичшиксез, Татарстан белән «Газпром» ААҖнең спорт өлкәсендәге уңышлы хезмәттәшлеге нәтиҗәсе. Сезгә ярдәмегез һәм игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт, киләчәктә дә безнең хезмәттәшлек Россиянең икътисадый һәм спорт куәтен арттыруда уңышлы булыр, дип ышанам.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н.Миңнеханов».