Яңалыклар

04.02.2015
Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы территориясендә авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарлары торышын контрольдә тоту буенча оператив штаб утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин уздырды. Оператив штаб әгъзалары төп туклану продуктларына бәяләр үзгәрү һәм шуңа бәйле рәвештә барлыкка килгән вәзгыять хакында фикер алыштылар.
04.02.2015

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Татарстан буенча Росприроднадзор идарәсе белән бергәләп, республика территорияләрен комплекслы үстерүгә зур өлеш кертә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике ведомствоның Казанда узган йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

04.02.2015
Узган ел дәүләт һәм муниципаль милектән файдаланудан килгән керем 13,3 миллиард сумны тәшкил иткән. Шуларның 8 миллиард сумы республика казнасын баеткан. 2013 ел белән чагыштырганда, керемнәр саны әллә ни үзгәрмәгән. Бу хакта бүген ТР Җир һәм мөлкәт министрлыгыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында бу тармакның җитәкчесе Азат Хамаев хәбәр итте. Коллегия эшендә ТРның беренче вице-премьеры Алексей Песошин катнашты.
04.02.2015

Бүген Лаеш муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖнең Лаеш филиалында булды (Габишево авылы).

04.02.2015

Бүген Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында «Химтех» РИҮ – химик технологияләр өлкәсендә региональ инжиниринг үзәге нигезендә полимер компаундлар чыгару буенча беренче җитештерү линиясе техник эшләтеп җибәрелде.

04.02.2015

IBM корпорациясе Татарстанда, Россиядә беренчеләрдән булып, финанс процессларының аутсорсингы буенча үзәк эшчәнлеген башлап җибәрде. Лаеш районының Усады бистәсендә ачылган үзәк ачылышы чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

03.02.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Бөек Милли Мәҗлесе депутаты Исмаил Сафи җитәкчелегендәге делегациясе белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Төркия Республикасының Казандагы Баш консулы Турхан Дильмач, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр һәм тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Гашыйгуллин һәм башкалар катнашты.

03.02.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәбриз шәһәре мэры Садег Нәҗәфи әфәнде җитәкчелегендәге Иран Ислам Республикасы делегациясе белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

«Казанда узучы Тәбриз мәдәният көннәре кысаларында Иран Ислам Республикасы делегациясен Татарстан башкаласында чын күңелдән сәламлим», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук Иран коллегаларын якынлашып килүче бәйрәм – Иран Ислам Республикасының 36 еллыгы белән котлады

03.02.2015

Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәтенең Идел буе идарәсе Татарстанда сәнәгать иминлеген тәэмин итү буенча шактый эш башкара. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ведомствоның коллегия утырышында хәбәр итте. «Казаноргсинтез» ААҖ базасында узган коллегия эшендә шулай ук Ростехнадзор җитәкчесе Алексей Алешин, аның урынбасары Светлана Радионова, республиканың әйдәүче предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.


03.02.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Haier компаниясе вәкилләре белән (Кытай Халык Республикасы) очрашты.

Очрашу Казанда югары технологияләр өлкәсендә технопарк – ИТ-парк мәйданчыгында узды, анда Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентылыгы коллегиясенең йомгак утырышы да уздырылды.

Очрашуда Haier компаниясенең Россиядәге вәкиллеге башлыгы Людмила Романова, «Хайер Электрикал Эпплаенсис» ҖЧҖ (Чаллы) генераль директоры, Haier проекты җитәкчесе Шоужун Ван һәм башкалар да катнашты.

Битләр: << 1501 1502 1503 ( 1504 ) 1505 1506 1507 1508 1509 1510 >>