Татарстан Республикасында бюджеттан тыш чыганаклардан төп капиталга инвестицияләр 2014 елда якынча 500 млрд. сум тәшкил итте. Бу хакта бүген йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина белдерде. Коллегия Казанда югары технологияләр өлкәсендә технопарк – ИТ-парк мәйданчыгында узды һәм ведомствоның 2014 елгы эшчәнлеге йомгакларына һәм агымдагы ел бурычларына багышланды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Сколково» Мәскәү идарә мәктәбе ректоры Андрей Шаронов, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Мөсәгыйть Шакиров һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгының җитәрлек тәҗрибәсе бар инде һәм бүген аның эшчәнлегенә билгеле бер төзәтмәләр кертергә, киләчәк үсеше өчен стратегиясен корырга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентылыгы коллегиясенең йомгак утырышында хәбәр итте. Коллегия Казанда югары технологияләр өлкәсендә технопарк – ИТ-парк мәйданчыгында узды һәм ведомствоның 2014 елгы эшчәнлеге йомгакларына һәм агымдагы ел бурычларына багышланды. Төп нотык белән Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия спорт министры Виталий Муткога киңәшмә барышында Казанда 2015 елгы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыруга әзерлек барышы турында хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мәскәүдә булды.
Көннең беренче яртысында Рөстәм Миңнеханов X Казан венчур ярминкәсен һәм XV Россия венчур ярминкәсен әзерләү һәм уздыру буенча эш төркеме утырышында катнашты.
Бүген М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Ф.Шаляпин исемендәге XXXIII Халыкара опера фестивале ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
2015 елда икътисадның тотрыклы үсешен һәм социаль стабильлекне тәэмин итү буенча беренчел чаралар планын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмәне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә шулай ук республика Премьер-министры Илдар Халиков, ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнаштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күренекле тренер Владимир Житловны 75 яшьлек юбилее белән котлады. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында ул юбиляр белән очрашты.
Татарстанда торак төзелеше һәм капиталь ремонт, юллар салу һәм авыл хуҗалыгына ярдәм программаларын гамәлгә ашыру халыкның эшле булуын тәэмин итә һәм кризиска каршы реаль чаралар булып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.